6 октябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары яңгыр һәм юеш кар явачак, дип кисәтә
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Күпчелек районнарда яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан салмак һәм урыны белән зур тизлектә дә булырга мөмкин. Төнлә температура 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк. Көндез 1-6 градуска кадәр җылытачак. Лениногорскида 7 октябрь көнне болытлы...
-
Италиядә дөньядагы иң зур тортны пешергәннәр (+ фото)
Десертның гомуми мәйданы 244 квадрат метрны тәшкил итә, авырлыгы - тоннадан артык, озынлыгы - 16,46 метр, киңлеге - 13,94 метр, дип хәбәр итә The Local. Тортны 300 пешекче дүрт көн дәвамында эшләгән. Торт Гиннессның рекордлар китабына кертелгәннән соң, аны 12 мең өлешкә бүлеп, халыкны сыйлаганнар. Тортның өстен Италия картасы һәм...
-
Татарстанга вакцинация өчен 321 миллион сум акча бирелә
Татарстан 1 миллион республика халкын бушка гриппка каршы вакцинацияләү өчен федераль бюджеттан 321 миллион сум акча алачак. Татарстанда эш бирүчеләре үзләренең 100 мең эшчесен вакцинацияләү өчен 30 миллион сум чамасы акча сарыф итәргә җыена. Узган ел предприятиеләр 78 мең кешегә вакцина сатып алган иде. Татарстанда үзебездә җитештерелгән ике төрле вакцина...
-
Чаллыда мамонт сөякләре табылган
Чаллыда мамонт һәм борынгы фил сөякләре табылган. "Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итүенчә, әлеге хәл шәһәрнең бер заводында булган. Хезмәткәрләр уникаль сөякләргә тап була - ком алып килгәч, аны бушатканда сөякләр табыла. Мамонт һәм борынгы фил сөякләрен боз чорына туры килә, диләр. Бер сөякнең бәясе Интернетта 5 меңнән 40 мең сумга...
-
Бер хатын-кыз дүрт игез бала тапкан
65 яшьлек Аннегрет Рауниг дүрт игез бала тапкан - өч малай һәм бер кыз, дип яза «Лента.ру» сайты. Аның инде 13 баласы булган, алардан кала 7 оныгы бар. Олы улына 44 яшь, иң кечкенә кызына - 10 яшь. Нәкъ менә ул әнисеннән сеңел сораган булган һәм әнисе каршы килмәгән.
-
12 яшьлек укучы югалган
Соңгы тапкыр аны балалар сырхауханәсе янәшәсендә чит машинага утырганын күргәннәр. Чистайда яшәүче Максим Дербишевны бөтен шәһәр эзли. Аның турында мәгълүмат белүчене 8-960-037-66-69 телефонына хәбәр итүләрен сорыйлар. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорск районында икәү агуланып үлгән
Бу хәл Югары Чыршылы авылында була. 3 октябрьдә 18 сәгать 20 минутта дача буларак кулланылучы йортта ике кешенең үле гәүдәсе табыла. Алар газ исенә агуланып үлгән, дигән версия бар.
-
Рифат Зарипов: “Мин теләмәгән чәйне ясасалар, күтәреп бәрәм”
Рифат Зарипов Оренбург өлкәсе Северный районы Бакай авылыннан. Әтисе - тракторчы, әнисе - мәктәптә җыештыручы. - Рифат, Җәвит Шакиров гомере буе тещасын сүкте, син дә сүгәсеңме? - Юк. Бик әйбәт ул минем. Рифат бабай белән исемнәребез дә бертөрле, "адаш" дип йөрим үзен. Ул да миңа "адаш" ди, кайвакытта "классташ" дип...
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре кышкы тәгәрмәчкә күчәргә киңәш итә
7 октябрьдән Татарстанда һава температурасының кинәт түбән төшүе, яңгыр һәм кар явуы көтелә. Һава торышының бозылуы аркасында юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Шул уңайдан республиканың ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә җәйге көпчәкләрне кышкысына алыштыру эшен кичектермәскә киңәш бирә. Автоинспекторлар шулай ук, кышкы сезонда ипле һәм саграк идарә итәргә кирәклеген дә искәртә....