7 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Равил Шәрәфиев: “Элеккеге тормышымда мин җанвар булганмын...”
- Равил абый, сезнең "ялгыз бүре" дигән кушаматыгыз бар икән? - Әйе. Күп халыкны театрда гына яратам. Зал тулы булганда, мин кешеләргә риза. Тормышта исә халык белән аралашырга бик яратмыйм. Кирәкмәгәндә килеп бәйләнеп, юл буе сөйләштереп бара торган әрсез тамашачылар була. Мунчада берәү юынган җиремә килеп сөйләште. Аннан качып чабына...
-
На горячую линию Минэкономики РТ обратились 987 предпринимателей, пострадавших в банковском кризисе
Почти пятьсот бизнесменов планируют взять микрозаймы для продолжения хозяйственной деятельности. 987 предпринимателей, чьи счета находились в Татфондбанке и ИнтехБанке, обратились в Министерство экономики Республики Татарстан, 498 из них по вопросам получения микрозайма на льготных условиях, рассказал ИА «Татар-информ» министр экономики РТ Артем Здунов. Министр также отметил, что и в праздничные...
-
Кызлар кардан ясалган фигураларны ватканнар
Бүген төнлә белән Татарстанның Аксубай районында өч кыз кардан ясалган фигураларны ватканнар һәм чыршыдан гирляндаларны йолкыганнар. Урмандеево авыл җирлегендәге күпфункцияле мәдәни үзәк бинасы янында 18-20 яшьлек кызлар шундый тәртипсезлек эшләгәннәр. Аларны "кайнар эзләр" буенча тотканнар. Аның берсе шушы авыл кызы булган, тегеләре - аңа кунакка кайткан дус кызлары икән. Хәзерге...
-
Федотовкада Раштуа чыршысы узган (фотолар)
Районыбыздагы Федотовка - керәшеннәр яши торган авыл. Анда ел саен Раштуа чыршысы уза. Менә быел да күңелле итеп мәдәният йортында үткәргәннәр. "Традицион Раштуа бәйрәменә театр түгәрәгенә йөрүче балалар быел да бик тырышып әзерләнгәннәр. "Рождественский подарок" дип аталган шигьри-музыкаль композиция күрсәттеләр. Аннан бәйрәмгә жыелган балалар чыршы янында төрле уеннар уйнадылар. Алар...
-
"Мөслимәләргә җирдән сөйрәлгән итәк кию мәҗбүри түгел"
Абыем белән икебезгә дә әнием: «Мөселман кызларына өйләнегез, алар чиста, тәртипле», - дип әйтә. Мөселман хатыннарының җирдән сөйрәлгән итәкләре белән автобус идәнендәге пычракны җыеп йөргәнен күреп, алардан күңелем кайтты. Динебездә хатын-кызларның җирдән сөйрәлгән итәк киюе мәҗбүриме? Илнур Хәбриев, Казан. Әлеге сорауга җавапны Русия мөслимәләре берләшмәсе җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина җавап...
-
Илсиябез Әгерҗе районында тәм-том белән сыйлана, кар көри
Якташ җырчыбыз Илсия Бәдретдинованың ВКдагы рәсми төркемендәге фотолардан күренгәнчә, ул Әгерҗе якларында концерт куйган, аннары кунак та булган. Менә ниләр язып куйган ул социаль челтәргә: Әгерҗе районы. Бер үзем бер бүлмәдә, зуууур караватта, сәгать 11.00 дә, пичтэ пешкән коймак исеннән уянып киттем... Ямь өстенә ямь өстәп телефон тотмый... Өстәлдәге иртэ...
-
Авыл яшьләре өчен «Яшь фермер» проекты гыйнвар ахырына кадәр дәвам итә
«Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Уенда катнашу өчен 2017 елның 31 гыйнварына кадәр Lenar.Shagivaliev@kazgau.com электрон адрес буенча гариза һәм нигезләмәдә күрсәтелгән материалларны җибәрергә кирәк. «Яшь фермер» проекты бишенче мәртәбә гамәлгә ашырыла....
-
Мәскәү салкыннары безгә дә килә бугай
Бәйрәм көннәрендә кар бик күп яуды, бураннар артыннан суык килә, ди синоптиклар. Бүген көндез әле кар явачак, 5-6 градус салкын булачак. Ә менә иртәгә кичкә таба суыта башлачак. Дүшәмбе иртәнгә 22 грдауслар тирәсе булыр дип көтелә. Беренче эш көнендә салкында кар шыгырдатып барырбыз ахырсы.
-
30дан өлкәнрәкләр өчен дискотека була
Бүген Шөгер авылы мәдәният йортында 30 яшьтән узганннар өчен дискотека булачак. Анда 80-90 еллар хитлары яңгыраячак. Билет бәясе - 20 сум