Федотовкада Раштуа чыршысы узган (фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Федотовкада Раштуа чыршысы узган (фотолар)

Районыбыздагы Федотовка - керәшеннәр яши торган авыл. Анда ел саен Раштуа чыршысы уза. Менә быел да күңелле итеп мәдәният йортында үткәргәннәр. "Традицион Раштуа бәйрәменә театр түгәрәгенә йөрүче балалар быел да бик тырышып әзерләнгәннәр. "Рождественский подарок" дип аталган шигьри-музыкаль композиция күрсәттеләр. Аннан бәйрәмгә жыелган балалар чыршы янында төрле уеннар уйнадылар. Алар...

Районыбыздагы Федотовка - керәшеннәр яши торган авыл. Анда ел саен Раштуа чыршысы уза. Менә быел да күңелле итеп мәдәният йортында үткәргәннәр.


"Традицион Раштуа бәйрәменә театр түгәрәгенә йөрүче балалар быел да бик тырышып әзерләнгәннәр. "Рождественский подарок" дип аталган шигьри-музыкаль композиция күрсәттеләр.

Аннан бәйрәмгә жыелган балалар чыршы янында төрле уеннар уйнадылар. Алар өчен лотерея уены да оештырылды.

Авылыбыз храмы балаларга, бәйрәмгә жыелган өлкәннәргә тәмле күчтәнәчләр өләште", дип язып җибәргән авыл башлыгы Валентина Павлова.

vk.com/id191255409 фотолары


раштуа

Нет комментариев