7 апрель 2016 яңалыклары
-
Лениногорскидагы бер кибеттә “фанфурик”лар сатып ятканнар
Шашин урамында урнашкан "Промтовары " кибетеннән 364 шешә "фанфурик" сатудан алынды, дип хәбәр иттеләр. "Березовые почки", "Чистый люкс" лосьоннары алар. Әлеге товарны алучы шактый гына клиентлары да булган. Товар чиләкләрдә, тартмаларда сакланган. Кибет хуҗасына административ хокук бозу турында эш ачылган.
-
Лениногорскида Тукай шигырьләрен укыячаклар
21 апрельдә Г.Тукайның юбилее якынлашкан көннәрдә, үзәк китапханә "Тукай дөньясына сәяхәт" бөтенроссия акциясендә катнашачак. Аның кысаларында барлык китапханәләрдә шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыячаклар, фикер алышачаклар. Шигырьләре татар, рус, чуаш, мордва телләрендә яңгыраячак.
-
Татарстанда әби-карчыкларны үтерүче эзләнә
Татарстанда 30дан артык ялгыз әби-карчыкның башына җиткән җинаятьчене эзлиләр. Аның корбаннары арасында Казан гына түгел, Идел буе һәм Урал федераль төбәгенең башка җирлекләрендә гомер кичергән ялгыз карчыклар да булган. Җинаять кылуда 22-30 яшьләр тирәсендәге ир-ат шикләнелә. Буе уртача озынлыкта (175 сантиметр чамасы), ябык гәүдәле ир-ат физик яктан нык үскән, диелә....
-
Татарстанда руль артындагы 29 исерек ЮХИДИ "кармагы"на эләккән
Узган тәүлектә, 6 апрельдә, Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә руль артына утырган 29 машина йөртүче тоткарланган. Кичә шулай ук юл йөрү кагыйдәсен бозып, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 106, балаларны махсус креслога утыртмауның - 48, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 299 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә Татарстан юлларында кеше...
-
Оныгы 88 яшьлек әбисен үтергән
Бу хәл Зәй шәһәрендә булган. 29 яшьлек ир сиксән сигез яшьлек әбисен, фатирын сатып, үзе янына Мәскәүгә күчеп китәргә күндерә. Озак та үтми әби фатирын сата, акчасын ала. Шул көнне ир аны алдап гаражга чакыра һәм башына чүкеч белән сугып, яраланган карчык өстенә такта өеп өстеннән бикләп чыга. Фатир саткан...
-
Өч ай эчендә Татарстанда 133 пар игезәк бала туган
ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе мәгълүматларына караганда, елның беренче кварталында республикада 13 450 бала туган. Дөньяга аваз салган сабыйларның 6 926сы - ир бала (51,5 %), ә 6 524е кызлар (48,5 %). Татарстанда өч ай эчендә 133 пар игезәк һәм бер гаиләдә өч игез бала дөньяга килгән....
-
Лениногорск укучысы министрлык стипендиясен алачак
Балалар сәнгать мәктәпләре һәм мәдәният һәм сәнгать урта уку йортларында укучы сәләтле балаларга булышлык итү йөзеннән, республика Мәдәният министрлыгы стипендия алачак укучыларның исемлеген бастырып чыгарды. Стипендиатлар арасында Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучысы Милена Илалова да бар (укытучысы Т.И. Петрова). Котлыйбыз!
-
14 апрельдә Владимир Путин халык белән туры элемтәгә чыга
Ел саен уздырылучы программа - Россия Президенты белән туры линиянең быелгысы 14 апрельгә билгеләнгән. Туры линия 12:00 сәгатьтә старт алачак. Президентның халыктан килгән сорауларга җавабын "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 24", "Маяк" радиостанциясе, "Вести FM" һәм "Радио России" трансляцияли. Узган программалардагы кебек үк ил башлыгы Россия халкы белән аралашу барышында...
-
Пермь өлкәсендә Зәйнәп белән Зөфәрнең концертларын оештыруда комаучалаучы кеше табылган
Бу көннәрдә җырчы пар - Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов Пермь якларында гастрольләрдә йөри. Пермьнең кайсы шәһәр-район үзәкләренә бармасыннар, "сезне килмиләр дип әйттеләр" дигән сүзләр белән каршы алалар икән. Моның сәбәбе тиз ачыкланган. - Бер ел элек Пермь ягында эшләүче танылган администраторга 25 еллык иҗатыбыз уңаеннан концертлар эшләргә дип элемтәгә...
-
"Ташбака" салаты ясыйбыз
Сезгә "Ташбака" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк була: - бәрәңге - 2 данә; - әче алма - 2 данә; - башлы суган - 1 баш; - йомырка - 3 данә; - тавык түшкәсе - 2-3 данә; - каты сыр - 150-200 грамм; - әстерхан чикләвеге - 100 грамм; - майонез...
-
Җиңелчә салат ясыйбыз
Бер үк күләмдә кыздырылган бәрәңге, пешкән казылык, чи кишер һәм чөгендер, кәбестә, консерваланган яшел борчак, майонез. Яшелчәләрне саламлап турап, барысын бергә майонез белән болгатырга. http://www.igelek.ru/
-
Ишле балалыларга арзанлы ипотека бирелә
Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Төзелеш министрлыгына күпбалалы яшь гаиләләр өчен торакка алынган ипотека кредитын каплаганда түләүне азрак киметү механизмын булдырырга, ә төбәк җитәкчеләренә күпбалалы гаиләләрне өч ел эчендә инфраструктура үткәрелгән җир кишәрлекләре белән тәэмин итәргә кушкан. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, программа эшли башлаганнан бирле,...
-
Лениногорскида фатир басып йөрүчеләрне Оренбургта тоткарлаганнар
Шушы көннәрдә Лениногорск хокук сакчылары шәһәребездә фатир басып йөргән ике Оренбург кешесен тоткарлады. Алар ике очрак буенча гаепләнә, беренчесендә 79 яшьлек пенсионерны алдап өеннән 10 меңгә якын акчасын алып чыкканнар. Икенчесендә өйдә 8 яшьлек кыз гына була, фатирдан 20 меңгә якын ювелир җиһазы, телефон һәм башка әйберләр урлыйлар. Ике зыян...
-
Төркия һәм Мисырга юл ачылмый
2016 елда Төркия һәм Мисырга юл Россия халкы өчен ябык булачак. Бу хакта РФ Туризм буенча федераль агентлык җитәкче урынбасары Роман Скорый җиткерде. "Төркиягә юл быел тәгаен ачык булмаячак, - дигән ул. - Ә Мисырда булган соңгы вакыттагы хәлләр, мөгаен, анда да юл ачарга мөмкинлек тудырмас". Аның сүзләренчә, иминлек максатыннан...
-
Машинасына кызыгып, кызны үтермәкче булган
31 яшьлек ир-ат кайчандыр бергә эшләгән 25 яшьлек таныш хатын-кызыннан үзен Питрәчкә илтүен сорый. Моның өчен машина багына тутырып бензин салырга вәгъдә итә. Питрәчкә килгәч, ир-ат кулына перчатка киеп, хатын-кызның муенын металл тросс белән чолгап буа башлый. Тартышканда тросс өзелә һәм хатын-кыз тиз генә машинасыннан йөгереп чыгып, полиция хезмәткәре яшәгән...