7 апрель 2016 яңалыклары
-
Укытучы дәрестә укучыга аткан
Бу хәл ОБЖ дәресендә була. Башкортстанның Янаул шәһәрендәге гимназиядә укытучы винтовкадан ялгыш 15 яшьлек кызны яралый. Ату икенче дәрестә махсус җиһазланган кабинетта уздырыла. Малайлар атып бетергәннән соң винтовка кызларга бирелә. Укытучы бер укучыга пневматик коралга ядрә тыгарга ярдәм итәргә алына. Бу вакытта ул укучыларга борыла һәм ялгыш кына курокны ычкындырып...
-
Лениногорскида теннис уйнадылар
28 март - 1 апрель көннәрендә "Теннис Холл" спорткомплексында 12 яшь һәм аннан яшьрәк малайлар-кызлар арасында теннис буенча "Лениногорск ачык беренчелеге" булып узды. Әлеге ярышта катнашырга спортчылар Россиянең төрле шәһәрләреннән : Мәскәү, Химки, Самара, Ижевск, Чистай, Казан, Алабуга, Әлмәт,Уфа, Тольяттидан килгән. Призлы урыннарны Химки, Уфа, , Казан, Алабуга спортчылары яулаган....
-
Лениногорскида "Тоталь диктант" язу урыны билгеле булды
16 апрельдә Татарстанда белем дәрәҗәсен тикшерү буенча "Тоталь диктант-2016" халыкара акциясен үткәрелү урыннары рәсми төстә билгеләнде. Быел теләгән барча кеше Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск һәм Иннополис шәһәрләрендә диктант яза ала. Лениногорскида "Тоталь диктант" үткәрү үзәге: 2 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе, М.Моряков ур., 4....
-
Хатынын кыйнап үтергән ир-ат җәзасын алды
Татарстанда 60 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Марат Билалов хатынын үтергәнче кыйнауда гаепле дип табылды. Фаҗига узган елның 29 июлнә каршы төндә була. Ир белән хатын арасында бәхәс чыга. Хуҗабикә, иренең өйгә сөяркәләрен алып кайтуына, алар белән шунда бергә торуына карата үз дәгъвасын белдерә. Җавап итеп...
-
Лениногорскида пенсия фонды хезмәткәрләре өйдән-өйгә йөрми
Республика буенча Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләренең өйгә килеп хезмәт күрсәтмәүләре турында хәбәр итә. Гражданнар бары тик идарә һәм бүлекләрнең клиент хезмәтләрендә генә кабул ителә. Әгәр сезгә ишек шакысалар, әлеге кешенең исем-фамилиясе, документлары белән танышыгыз. Әгәр үзләрен дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан, дип таныштырсалар, иң беренче, пенсия җыемнарын формалаштыру кагыйдәләре белән һәм...
-
Сәламәтлек көне белән!
"Сәламәтлек" Иртә әле, вакыт бар дип, Озак йоклап ятма син. Кояштан алда уян да, Физзарядка яса син. Сәламәт, таза булуың Синнән тора икән бит. Дөньда иң-иң кадерле - Исәнлек, тик исәнлек! Таһир Шәмсуаров