7 май 2013 яңалыклары
-
Лениногорскида “Хәбибуллин” фермер хуҗалыгы чәчүне төгәлләгән
Районда беренчеләрдән булып, "Хәбибуллин Ф.З" крестьян-фермер хуҗалыгы иртә сабан культураларын чәчүне төгәлләде. Бүгенге көндә 580 гектар мәйданда чәчелгән бөртекләр уңайлы һава торышы буласына ышанып, җир "юрганына төренеп ята". 150 гектарында - бодай, 130 гектарында - арпа, солы - 120 гектарда, берьеллык үләннәр - 110 гектарда һәм 70 гектарда - терлек...
-
Лениногорск көрәшчеләре
Шәһәребезнең Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендә 1995-1997, 1998-2003 елгы үсмерләр һәм авыл яшьләре арасында көрәш үтте. Анда Куакбаш, Зеленая Роща, Шөгер һәм кайбер башка авыл егетләре катнашты. Бу юлы да егетләр барлык көч-тырышлыкларын куеп көрәште, ди тренерлар командасы секретаре Марс Хәсәнов. Нәтиҗәдә, 1998-2003 елгылар арасында 32 килограмм үлчәү авырлыгында...
-
9 май көнне шәһәрдә узачак чаралар программасы
9.00 - "Мәңгелек ут" янында Җиңү көненә багышланган митинг 9.00 - Туган якны өйрәнү музеенда ачык ишекләр көне 10.00 - Үзәк мәйдандагы колонадада Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган бәйрәм концерты 15.00 - "Фонтан янында..." бәйрәм концерты 18.00 - Үзәк мәйданда яшьләр концерты
-
Лениногорск акробатлары уңышы
Шәһәребездә акробатика буенча республика Чемпионаты үтте. Ике көн буенча безнең акробатлар гимнастика келәмендә көндәшләре белән көч сынашты. Нәтиҗә куандыра: команда зачетында лениногорскилылар беренче булды. Шәхси зачетта да безнекеләр шактый гына призлы урын алуга иреште.