Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре

Шәһәребезнең Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендә 1995-1997, 1998-2003 елгы үсмерләр һәм авыл яшьләре арасында көрәш үтте. Анда Куакбаш, Зеленая Роща, Шөгер һәм кайбер башка авыл егетләре катнашты. Бу юлы да егетләр барлык көч-тырышлыкларын куеп көрәште, ди тренерлар командасы секретаре Марс Хәсәнов. Нәтиҗәдә, 1998-2003 елгылар арасында 32 килограмм үлчәү авырлыгында...

Шәһәребезнең Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендә 1995-1997, 1998-2003 елгы үсмерләр һәм авыл яшьләре арасында көрәш үтте. Анда Куакбаш, Зеленая Роща, Шөгер һәм кайбер башка авыл егетләре катнашты.


Бу юлы да егетләр барлык көч-тырышлыкларын куеп көрәште, ди тренерлар командасы секретаре Марс Хәсәнов. Нәтиҗәдә, 1998-2003 елгылар арасында 32 килограмм үлчәү авырлыгында Фаяз Ризванов (Зеленая Роща) беренче урынга лаек булды.

36 килограмм үлчәү авырлыгында - Әдил Хаҗипов (Шөгер), 40 килограмм үлчәү авырлыгында - Кирилл Анисахаров (Зеленая Роща), 45тә - Рүзәл Тәхаутдинов (Зеленая Роща), 50дә - Илнур Вафин (Куакбаш), 55тә - Айдар Халиков (Зеленая Роща), 60та - Руслан Вәлиев (Куакбаш), һәм 60тан югарырак үлчәү авырлыгында Ранис Әхмәтҗановка (Зеленая Роща) тиңнәр булмады.

1995-1997 елгылар арасында 55 килограмм үлчәү авырлыгында - Айдар Халиков, 60та - Илнур Гыйльманов (Шөгер), 65тә - Фәнзил Галиуллин (11нче гимназия), 70тә - Нияз Вәлиев (ЛНТ) һәм 70тән югарырак үлчәү авырлыгында Равшан Яфасов (6нчы мәктәп) җиңде. Көрәш нәтиҗәләре буенча, Равшан Яфасов ярышның абсолют җиңүчесе исеменә дә лаек булды.
Авыл яшьләре арасында исә, Куакбаш егете Рөстәм Фәйрушин җиңде. Ә гомумкоманда зачетында Зеленая Роща авылы егетләре иң көчлеләре булып чыкты. Барлык җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кљрђш

2
X