7 август 2016 яңалыклары
-
Лениногорскиның яңартылган күл буе кичке "свидание" өчен бер дигән урынга әверелде
Әнә, нинди матур ул бит хәзер. Тротуарына плитәләр җәелгән, эскәмияләр бар, төнге кафе эшли. Төсле фонтан агып тора. Истәлеккә фотога төшү өчен махсус урын да бар. Гашыйкларга очрашу өчен моннан да матуррак урын табып булмыйдыр. Шул матурлыкны ватмыйча, чүпләмичә саклыйсы иде
-
Районыбызның Урдалы авылында Вагизовлар чәчәкләрне күп үстерә (фотолар)
Авыл хуҗалыгын исәпкә алып йөргән вакытта авылым халкының уңганлыгына тагын бер кат инандым, дип яза Урдалыдан Әлфинур апа Галимова. Кайсы гына хужалыкка керсәң дә иң беренче гөлләр бакчасына тап буласың: нинди генә үсми аларның. Ә менә Наил абый Вагизов чәчәкләрне бакчада гына түгел, ә кырыйларыннан агучы Шушма елгасының аргы ярын...
-
Иртәгә Лениногорскида һава торышы үзгәрергә: көчле җил, боз яварга мөмкин
Синоптиклар һава торышының бозылуы турында кисәтә Татарстан территориясендә һава торышы бозылачак. Бу хакта республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте. 8 август көнне урыны белән яшеннәр, секундына 17-22 метр тизлеккә җитүчән көчәючән кискен җил көтелә. Кайбер районнарда боз явачак.
-
Җырчы Гүзәл Идрисова ике айлык сабыен алып кая киткән? (ФОТО)
Кечкенә балалар белән өйдә утырган вакытта берәр кешегә кунакка барсаң, яки дус кызларың белән очрашсаң, яисә балаларны дәү әниләренә калдырып, тормыш иптәшең белән икәү генә кинога, театрга барып кайтсаң, шундый рәхәт була инде ул! Әнә бит, унөченче майда өченче тапкыр әни булган җырчы Гүзәл Идрисова да шулай ди. Шушы көннәрдә...
-
Киләсе елда 27 көн ял итәчәкбез
Россия Хөкүмәте Хезмәт министрлыгының 2017 елдагы ял һәм бәйрәм көннәре турындагы проектын хуплаган. Хөкүмәт карары нигезендә, Яңа елда россиялеләр бер атнадан артык, февраль, май, июнь һәи ноябрь айларында өч-дүрт көнләп ял итәчәк. Бәйрәмнәрнең кайберләре генә ял көннәренә туры килә. Әйтик, якшәмбегә туры килгән 1 гыйнвар өчен халык 24 февраль җомга...
-
Лениногорскида чәчкә урынына бәрәңге үсүче урын да бар (фото)
Бу күренешкә Моряков урамындагы электр товарлары сатучы кибет каршында (5нче мәктәптән тирәсендә) тап булдым. Кемдер биредә бәрәңге утырткан. Дөрес, әле ул бик зур үсмәгән. Әмма карап торулары күренә: чүбе юк, бәрәңге төпләре өелгән. Шул йортта яшәүче берәр кее үз белдеклелеге белән утырткандыр инде аны. Чөнки шәһәр газоннары чәчәкләр өчен, һәрхәлә...
-
"ЛениногорскРемСервис»та кулын скважинага кыскан эшчене вертолет белән Казанга китерәләр
«ЛениногорскРемСервис» оешмасы бораулаучысы - 1987 елгы Лениногорск кешесенең кулы күтәрү агрегатына кысылып җәрәхәтләнгән. «ЛениногорскРемСервис»ның Оренбург өлкәсе Байтуган авылы тирәсендә урнашкан 514нче скважинасында эшләүче бораулаучысын вертолетта Казанның Республика клиник сырхауханәсенә китерәчәкләр. Бу хакта Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. 514нче скаважинадагы фаҗига турындагы хәбәр Республика Гадәттән...
-
Медсанчасть күлендә су коенырга ярамаса да, керүчеләр җитәрлек.
Мондый эссе көннәрдә вакыты булган һәркем су коенып, кызынып калырга тырыша. Шәһәрлеләрнең дә күпчелеге түзә алмый, медсанчасть күленә ашыга. Карап торышка матур һәм тыныч ул. Күптән түгел генә анда төзекләндерү эшләре башка рылды, күл уртасындагы басма яңартылды, таш җәелде. Барысы да әйбәт, тик бер кимчелеге генә бар: Роспотребнадзор әлеге күлдә...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!