Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Медсанчасть күлендә су коенырга ярамаса да, керүчеләр җитәрлек.

Мондый эссе көннәрдә вакыты булган һәркем су коенып, кызынып калырга тырыша. Шәһәрлеләрнең дә күпчелеге түзә алмый, медсанчасть күленә ашыга. Карап торышка матур һәм тыныч ул. Күптән түгел генә анда төзекләндерү эшләре башка рылды, күл уртасындагы басма яңартылды, таш җәелде. Барысы да әйбәт, тик бер кимчелеге генә бар: Роспотребнадзор әлеге күлдә...

Мондый эссе көннәрдә вакыты булган һәркем су коенып, кызынып калырга тырыша. Шәһәрлеләрнең дә күпчелеге түзә алмый, медсанчасть күленә ашыга.


Карап торышка матур һәм тыныч ул. Күптән түгел генә анда төзекләндерү эшләре башка рылды, күл уртасындагы басма яңартылды, таш җәелде. Барысы да әйбәт, тик бер кимчелеге генә бар: Роспотребнадзор әлеге күлдә су коенырга ярамый, дип кисәтә.

Чөнки суның торышы санитар таләпләргә җавап бирми, инфекцион авырулар килеп чыгу куркынычы бар, ди белгечләр.

Шуңа биредә су коенмавың хәерлерәк тә бит, әмма ярамыйга карамый шул, керәләр. Күл кырыендагы бер йортта яшәүче танышым:

- Иртәнге җидедән үк су коена башлыйлар инде, - ди.

Әйе шул, рөхсәт ителмәсә дә, бу тирәдән кешенең өзелгәне юк, бигрәк тә эссе көннәрдә аларның саны йөзгә якынлаша. Олысы да, кечесе дә шунда ашкына. Аларны күзәтергә дип мин дә күл буенда йөреп кайтырга булдым. Каршыма велосипедта кайтучы ун һәм унбер яшьлек кызлар очрады.

Чәчләре юеш, үзләре кояшта каралып беткән. Күренеп тора, бирегә беренче генә килүләре түгел.

- Су җылымы? Йөзә беләсезме?- дип сораштыра башладым.

- Әйе, рәхәтләнеп су кердек. Без инде монда сәгать унбердән бирле, - диләр. Санап чыгардым, биш сәгатькә якын вакытларын уздырган. Үзләре белән ашарга-эчәргә дә алып килгәннәрдер инде, аркаларына букчаларын да асканнар.

- Әллә ялгыз гына килгәнсез инде, ничек курыкмыйча йөрисез,- дим.

- Юк, әби-бабай белән, - дип кайтыр юлга кузгалдылар. Алдамаганнар икән, артларыннан әкрен генә әби-бабасы да иярде.

Гаиләләр белән ял итәргә килүчеләр, коенучылар да шактый икән. Әнә, әтисе кечкенә улына түгәрәк кидерткән дә йөзәргә өйрәтә. Алар янында алты, сигез, тугыз яшьләр чамасындагы кыз-малайлар чыр-чу килә. Йөзә белгәнрәкләре, шуклары басмадан суга мәтәлчек тә ата. Курыкмыйча, күл уртасына хәтле йөзүчеләр дә күренгәләде.

Кызыныр өчен шартлар тудырылмаган, билгеле. Әмма, аптырап тормаганнар: тау итәгендәге үләндә дөньяларын онытып, кояшта "иркәләнүчеләр" дә җитәрлек.

Үзебезнекеләрдән тыш, су коенырга Бөгелмәдән үк килүчеләр бар икән.

- Монда шундый рәхәт, инде икенче көн йөзәбез, - диләр.

- Биредә су коенырга ярамый бит, - дим.

- Балыклар бар икән, димәк, суы яхшы дигән сүз, - диделәр, минем кисәтүемне игътибарга алмыйча.

Бу күлдә балык тотучылар да байтак. Алар кармакларын салып, дәшми-тынмый гына йөзүчеләрне күзәтә. Көн кичкә авышкан саен халык тагын да күбәя башлады.

Күл буйлап берничә тапкырәйләндем, әмма "Су коенырга ярамый" дигән аншлаг күрмәдем.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев