7 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Йомран белән бутап, җирән чәчле кызга аткан аучыга карата эш кузгатылды
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе 15 яшьлек кызны атып яралаган аучыга карата җинаять эше кузгатты. Әлеге күңелсез хәл 22 августта Ютазы районында булган иде. Кыз бала Урал авылыннан ерак түгел урындагы калкулыкларда интернет элемтәсе өчен кулай урын эзләп йөргән була. Аннан 200 метр чамасы читтәрәк булган, ауга дип Башкортстанның...
-
Лениногорскига «Көчле Татарстан! Бердәм Россия» эстафетасы килә
13 сентябрьдә шәһәрнең Үзәк мәйданында кичке 5тә "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" эстафетасы кысаларында лениногорскилылар өчен республика артистлары концерт куячак. Концертка рәхим итегез!
-
Лениногорск шахматчылары икенче урын яулаган (фото)
Шушы көннәрдә Баулыда булып узган "Нефть шәһәрләре Кубогы" дип аталган XVII шахмат фестивалендә шәһәребезнең җыелма командасы 2 урын яулады. Абсолют зачетта лениногорскилылар арасында югары нәтиҗәләр Наил Сафиюллин белән Владимир Шуваткин күрсәткән, хатын-кызлар арасында -Дарья Фролова. Кызлардан Әдилә Тукаева, Динара Сафиюллина һәм Ксания Николаева иң яхшы чыгыш ясаган. Ветераннардан Виктор Токарев...
-
Татарстанда ялгыз әби 5 тәүлек буе фатирыннан чыга алмый интеккән
Әлмәттә күршеләре әби ишеген биш көн ачмый дип, коркаручылар чакыра. Аларга фатир ишеген ватып керергә туры килгән. 71 яшьлек әбинең хәле бетеп, хәтта ишек ачарга да килә алмаган. Пенсионерны коткарып, аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
-
Лениногорскилылар сорауларын бирә ала
8 сентябрьдә Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча "Кайнар линия" үткәрә. Иртәнге сәгать 9:00дан алып кичке 16:00 га кадәр теләге булган һәркем, бушлай шалтыратып, үзен кызыксындырган соравын бирә ала. Пенсия фонды белгечләре пенсия түләү, индексация, пенсияне яңадан хисаплау кебек мөһим сорауларга җавап бирәчәк. "Кайнар линия"...
-
Сазда төшкән укучы егет ФОТОсессиясен Иссык-Күлдә кабатлаган
Интернетта популяр булган Чиләбе егете Игорь Назаровны Кыргызстанга чакырып, чираттагы фотосессиясен оештырырга ярдәм иткәннәр. Бу юлы ул Иссык-Күл уртасында төшкән. Хәтерләсәгез, үзенең беренче фотоларын егет «Здравствуй столбняк» паблигы өчен төшергән иде. Бу төркемдә махсус конкурс оештырылып, 15 мең сум акча яисә Кыргызстанга "Кочевниклар уенына" бару уйнатылган. Назаров бик кызык фотосессия...
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә
Синоптиклар фаразлавынча, бүген - 7 сентябрьдә, республикада көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан давыллы җил көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә - 4-9, көндез 11-16 градус җылы булачак. 8 сентябрьгә каршы төндә яңгыр ява. Һава температурасы 4-9 градус җылы булачак. http://intertat.ru
-
Дәүләт 30 яшькә кадәр ике бала тапкан әниләрне кызыксындыру юлларын эзли
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 30 яшькә кадәр ике бала тапкан яшь әниләр өчен өстәмә кызыксындыру чаралары булырга тиеш, дип саный. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде. "Хәзер иң зур проблема, минемчә, бездә беренче тапкыр бала табучы хатын-кызларның яше арта бара, - дигән министр....
-
Лениногорскилыларга 7 сентябрьгә йолдызнамә
Овен: Овны сегодня будут получать настоящее удовольствие от выполнения повседневных рутинных задач. В этот день вашей энергии с лихвой хватит и на семью и на работу, а потому никаких конфликтов и ссор сегодня не ожидается. Все официально и законно оформленные сделки принесут вам немалую прибыль. Телец: В этот день жилище...
-
Хәерле иртә! Көнегез уңышлы булсын!