8 май 2018 яңалыклары
-
Лениногорск территориясен чүпләгән өчен Казан компаниясе 100 мең штраф түли
Лениногорск шәһәрендәге территорияне чүпләгән өчен Казан компаниясенә 100 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
-
Лениногорскида бергәләп “Катюша” һәм «День Победы» җырларын башкардылар
6 майда шәһәрдәге бер сәүдә үзәгендә “Сугыш чоры җырлары” темасына флешмоб үтте.
-
Лениногорскилыларны сугыш турындагы фильм премьерасына чакыралар
8 майда 18.10 сәгатьтә Мәдәният сараеның кинозалында (Лениногорск, Ленинградская 28а, (фонтан ягыннан керергә) фильм "Собибор"(+12) фильмын карарга чакыралар.
-
Татарстанда сугышта катнашучыларның барысына да «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылачак
Татарстан Президенты сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 46 мең 177 кешене медаль белән бүләкләү турындагы указны имзалады.
-
Лениногорск районы башлыгы хәйрия акциясенә кушылды: ветераннарга подписка бүләк итте (ФОТОЛАР)
Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәрдә яшәүче ике ветеранга 2018 елның икенче яртыеллыгына “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларына подписка бүләк итте.
-
Бүген 20 градуска кадәр җылытачак
Татарстанда кайбер районнарда яшен булырга мөмкин.
-
Лениногорскилылар, истә тотыгыз: бүген һәм иртәгә юллар вакытлыча ябык була
Җинү көненә багышланган әзерлекләр бару сәбәпле 7 һәм 8 майда 13.00-15.00 сәгатьләр аралыгында Ленинград урамы өлешчә ябык булачак (Булгаков урамыннан Куйбышев урамына кадәр).
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар
Уңышлы көннәр сезгә!