8 июнь 2016 яңалыклары
-
Гаиләне үтереп чыккан егеткә күпме бирерләр?
Татарстан прокуратурасы үтерүчегә 23 ел бирергә кирәк дип бара. Бу хәл узган елның февралендә үк булган иде. Лаеш районы Сингели авылында коточкыч фаҗига була. Мәскәүдә фатирлары булган ир белән хатынны өенә кереп үтереп чыгалар. Моны 31 яшьлек Руслан Сабитов дусты белән эшли. Алар ир белән хатыннан котылып, аларның фатирларын үз...
-
Лениногорскида ишегалды лагерьлары бәйрәм үткәрде (фотолар)
Бүген урман паркында ТОСлар каршында эшләп килүче ишегалды лагерьлары җыелышкан иде. Биредә "Күңелле җәй -2016" ишегалды лагерьлары сменасы ачылуга багышланган бәйрәм узды. Балаларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, җәйге яллары күңелле һәм файдалы үтсен дип теләде. Отрядлар конөерт номерлары күрсәтте, эстафеталарда катнашты. Азактан балалар бушлай кәмит әйләнде, таганнарда атынды.
-
Лениногорск табибы өчен тавыш бирик
Иске Куак авылындагы амбулатория мөдире Кудашкин Павел Ггригорьевич «Ак чәчәкләр 2016» республика конкурсында беренчел звеноның иң яхшы табибы номинациясе буенча катнаша. Ул Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, 1972елда Лениногорск районы Иске Куак авылы участок хастаханәсенә табиб итеп билгеләнә һәм менә 40 ел инде шунда эшли. Мактаулы донор, Хезмәт ветераны, депутат...
-
Лениногорск кырларында эш туктамый
Хәзерге вакытта район хуҗалыклары кырларында кызу эш кайный, тракторлар тавышы тынмый. Яңгыр яуган вакытта гына туктап торалар. Һава торышы ныклап торып печәнгә төшәргә мөмкинлек бирмәсә дә, 6 июнь көненә 540 тонна печән, 955 тонна сенаж әзерләнгән. Шул ук вакытта 26,4 мең гектарда - чүп үләннәренә, 16,8 мең гектарда - корткычларга,...
-
Лениногорскилыларны Премьер-министр Илдар Халиков бүләкләде
Шушы көннәрдә республиканың Министрлар Кабинетында «Созвездие - Йолдызлык-2016» фестивалендә призлы урын алучыларга дәүләт степиндияләрен тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында лениногорскилылар да бар. Алар: «Пируэт» хореография ансамбленең кече төркеме (җитәкчесе Зөлфия Витакова) һәм Азат Кашапов.
-
Тартуны ташларга, ярамый тартырга...
Россиядә тәмәке тартучы гражданнарның саны моннан 7 ел элек булган минимумга төшкән. Тик бу гадәтләреннән арына алмаучылар тагын да күбрәк тарта башлаган. Гәрчә, бу гадәтнең сәламәтлеккә зыянлы булуын белсәләр дә. Безнең илдәге тәмәке тартучылар турында вәзгыятьне белергә теләп, Җәмәгать фикерен өйрәнүнең Бөтенроссия үзәге махсус сораштыру да үткәрә. Аның нәтиҗәсендә респондентларның...
-
Лениногорск районында "Трактор-тагылма" профилактик операциясе бара
Республикада, шул исәптән Лениногорск районында, "Трактор-тагылма" профилактик операциясе башланды. Ул 6 июньнән 30ына кадәр дәвам итәчәк. Безнең районда әлеге операция Гостехнадзор һәм ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте белән берлектә үткәреләчәк, шулай ук рейдларда Әлмәт районы Гостехнадзоры инспекторы да катнашачак. Әлеге чара трактор һәм аларның тагылмаларыннан, башка үзйөрешле машиналардан файдаланган вакытта кагыйдәләр бозуны...
-
Лениногорск хуҗабикәләре колагына файдалы киңәшләр
Бөтен яшелчә, җиләк-җимешне дә суыткычта сакларга ярамый. Бүлмә температурасында саклана торганнары: авокадо, абрикос, банан, цитруслылар, сарымсак, киви, кавын, нектарин, суган, груша, персик, слива, ананас, бәрәңге. Суыткычка куелырга тиешлеләре: алма, җиләк, кәбестә, кишер, сельдерей, чия, кыяр, кукуруз, ташкабак, виноград, гөмбә, яшел тәмләткечләр. Суган белән бәрәңгене янәшә сакларга ярамый, югыйсә суган тиз...
-
2017 елда Россиядә 27 көн бәйрәм ялы көтә
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елга бәйрәм ялларын ачыклады. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерә. 2017 ел башында Россия халкын 9 көнлек - 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр каникул көтә. Моннан тыш өч-дүрт көнлек яллар февраль, май, июнь һәм ноябрьдә дә булачак. Кайбер бәйрәмнәрнең ял көненә туры...
-
Лениногорскилылар өчен 8 июньгә Йолдызнамә
8 июня 2016 года негативный аспект между Луной и Венерой будет ответственен за легкомыслие, раздражительность и лень. Следует избегать поспешности в делах и решениях. И новых знакомств тоже следует избегать - высок риск неадекватной оценки человека. В качестве отдыха вам оптимально подойдёт разнообразный спорт, благо на нехватку жизненной энергии вам...
-
Теш сызлауны чөгендер баса
Теш сызлаганда авырткан тешкә бер кисәк чи чөгендер куеп тору булыша йә булмаса сызлаган теш уртына сарымсак ышкыгыз. Суганны вак итеп турап, аны марляга төреп, колакка куеп тору да нәтиҗә бирер. Әгәр дә уң яктагы тешегез сызлый икән, суганны уң як колакка куегыз яки киресенчә. http://shahrikazan.com
-
Татарстанда яшеннән янгын чыгып, зур гаилә урамда калган
Буаның Аксу авылы күршесе Тутайда яшен зур гаиләне урамда калдырган. Авылда көчле яшенле яңгыр ява башлый. Фаразланганча, агач өйдәге сүндерелмәгән суыткычны яшен бәрә, нәтиҗәдә янгын чыга. Янгын сүндерүчеләрнең ашыгып килүенә карамастан, өйнең шактый өлеше зыян күрә. Ир белән хатын 5 баласы белән урамда кала, дип яза buinsk-tat.ru.
-
Бушлай ашата торган суыткычлар барлыкка килгән
Прагада хикмәтле бер суыткыч барлыкка килгән. Хәерчелек чигенә җиткән халыкның язмышы турында борчылган Павел Водичка халык күп йөри торган урынга, кофейня янәшәсенә, суыткыч китереп куйган. Теләгән һәр кеше үзеннән арткан ризыкны анда китереп куя ала икән. Көнбатыш илләрендә җәмәгатьчелек өчен куелган суыткычларны фудшеринг дип атыйлар. Алар АКШ һәм Европа илләрендә...
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә - 9 июнь көнне сәхәр тәмам 00:55 сәг., авыз ачу вакыты - 20:04 сәг.. Уразаларыгыз кабул булсын!
-
Лениногорскида салкынча һәм яңгырлы һава торышы саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 8 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, республикада яшен һәм җилнең көчәю ихтималы саклана. Көндез урыны белән яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә аерым районнарда яшен, көчле җил көтелә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 5-10, көнчыгыш районнарда...