2017 елда Россиядә 27 көн бәйрәм ялы көтә
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елга бәйрәм ялларын ачыклады. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерә. 2017 ел башында Россия халкын 9 көнлек - 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр каникул көтә. Моннан тыш өч-дүрт көнлек яллар февраль, май, июнь һәм ноябрьдә дә булачак. Кайбер бәйрәмнәрнең ял көненә туры...
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елга бәйрәм ялларын ачыклады. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерә.
2017 ел башында Россия халкын 9 көнлек - 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр каникул көтә. Моннан тыш өч-дүрт көнлек яллар февраль, май, июнь һәм ноябрьдә дә булачак. Кайбер бәйрәмнәрнең ял көненә туры килүе сәбәпле алар өчен башка көннәрдә ял итәчәкбез: 1 гыйнвар (якшәмбе) ялы - 24 февральгә (җомга), 7 гыйнвар (шимбә) - 8 майга (дүшәмбе) күчә.
Шулай итеп, ял көннәре болайрак булачак: 31 декабрь - 8 гыйнвар; 23-26 февраль; 8 март; 29 апрель - 1 май; 6-9 май; 10-12 июнь; 4-6 ноябрь.
Болардан тыш Татарстанның үз бәйрәмнәре булуын да онытмаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев