8 июль 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида берәү краннан егылып төшеп үлгән
Бу хәл 6 июльдә Садриев урамындагы төзелеп килүче йорт янында була. Кич белән кран астында 55 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табыла, дип хәбәр итә республика буенча Тикшерү комитеты идарәсе. Якынча ачыкланган мәгълүматка караганда, ир биек кранда эшләгән җиреннән аска төшеп киткән, башы белән рельсларга эләгеп шунда ук үлгән. Бу очракка...
-
“Легаль булмаган мигрант” операциясе бара
29 июньнән Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида "Легаль булмаган мигрант" операциясе үткәрелә. Әлеге оператив-профилактик чара чит ил гражданнары тарафыннан сәүдә, җәмәгать туклануы, шул исәптән базарларда, сәүдә предприятиеләрендә, төзелеш өлкәсендә, чил ил эшчеләре хезмәтеннән файдалана торган оешмаларда миграция законнарын бозу очракларына юл куймау һәм аларны ачыклауга юнәлтелә. Операция башланганнан бирле республика буенча...
-
Районда комбайннар уракка әзерме? (ФОТО)
Бүген районда комбайннар парады үтте. Ул дүрт кустта: "Спартак" агрофирмасы кырында (монда "Маркс", "Ленин" хуҗалыгының комбайннары килде), "Сатурн-Урал", "Лениногорская" агрофирмасы" һәм "Зеленогорский" бүлекчәсендә узды. Комбайннарның әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Аның составында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан, авыл хуҗалыгы идарәсеннән, Россельхозцентрдан һәм Гостехнадзорның Лениногорск бүлегеннән вәкилләр бар иде. Быел район...
-
90 яшьлек әби 9 каттан егылып төшкән
Төнлә белән Яшел Үзәндә 90 яшьлек әбине хастаханәгә алып килгәннәр. Ул 9 катның тәрәзәсеннән егылган. Бәрелү нәтиҗәсендә күп тән җәрәхәтләре алса да, бәхеткә, әби исән. Тик менә ни сәбәпле аның тәрәзәдән егылуы әлегә сер булып кала. Төн уртасында әби балконда нишләп йөргән, билгесез... http://intertat.ru/
-
Лениногорскида вак-төяк урлый башладылар
7 июльдә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частена 39 хәбәр килеп ирешкән. Шуның берсе - Сходнево-Чертанлы авылыннан. Анда төзелеп килүче йорттан велосипед, розетка, кабызгычлар, изолента һәм саморезлар ише вак-төяк урлаганнар. Тикшерү бара.
-
Лениногорск районындагы кибеттән сыра һәм чипсы урлаганнар
Шушы көннәрдә Тимәш авылындагы бер кибеттән караклар 7 шешә сыра, чипсы, туңдырма һәм печенье урлаган. Әлеге факт буенча ике яшь кеше шикләнелә, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
-
“Яшьлек” стадионында кызу эшләр бара
Шәһәр юбилеена багышланган чаралар быел танымаслык булып үзгәргән стадионда үтәчәк. Бу көннәрдә анда кызу эш бара. Стадион, спортзал, кунакханә кергән "Яшьлек" спорткомплексы - юбилейлар уңаеннан капиталь ремонтланучы, реконструкцияләнүче социаль объектларның берсе. Биредә ремонт эшләре тулы куәткә бара. "Арслан" җәмгыяте хезмәткәрләре спортзалны реконструкцияләү белән шөгыльләнә: анда түбә алыштырылган, иске тәрәзәләр алынып,...
-
Ничек алдакчы корбаны булмаска? (ФОТО)
-
Берәү велосипед белән бәрелеп үлгән
Бу хәл Чаллыга якын Суровка авылы янында була. Бабай кеше велосипед белән таудан төшкән һәм идарәне югалтып, бер бакчаның каралтысына килеп бәрелгән. Бәрелгәннән соң, карт ашыгыч ярдәм чакырта. Яралары тирән булу сәбәпле, велосипедчы хастаханәгә кадәр барып җитә алмый җан бирә. http://intertat.ru/
-
Баласын кыйнаган анага җинаять эше ачканнар
Сарман районы Әлмәт авылында яшәүче 34 яшьлек ана 10 яшьлек кызын кыйнаган. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге хатынның баласын даими кыйнап торуы турында әйтә. Биш бала анасы булган хатын үзенең гаебен өлешчә таныган. Хәзерге вакытта әлеге эш буенча тикшерү эшләре дәвам итә. Ана кешенең эчкече булуы да мәгълүм. http://intertat.ru/
-
“Селфи” ясаганчы мең кат уйла...
Соңгы вакытта Россиядә "селфи" ясаганда (үз-үзеңне фотога төшерү) һәлак булучы яшьләр саны арта башлаган. Шуны истә тотып, Россиянең Эчке эшләр министрлыгы яшь буын вәкилләре өчен махсус белешмә әзерләгән. Белешмә "Имин селфи яса. Текә селфи ясарга тырышу үлемгә китерергә мөмкин" дип атала. Аның максаты - яшь буын вәкилләренә куркынычсыз "селфи"лар ясарга...