Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда комбайннар уракка әзерме? (ФОТО)

Бүген районда комбайннар парады үтте. Ул дүрт кустта: "Спартак" агрофирмасы кырында (монда "Маркс", "Ленин" хуҗалыгының комбайннары килде), "Сатурн-Урал", "Лениногорская" агрофирмасы" һәм "Зеленогорский" бүлекчәсендә узды. Комбайннарның әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Аның составында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан, авыл хуҗалыгы идарәсеннән, Россельхозцентрдан һәм Гостехнадзорның Лениногорск бүлегеннән вәкилләр бар иде. Быел район...

Бүген районда комбайннар парады үтте. Ул дүрт кустта: "Спартак" агрофирмасы кырында (монда "Маркс", "Ленин" хуҗалыгының комбайннары килде), "Сатурн-Урал", "Лениногорская" агрофирмасы" һәм "Зеленогорский" бүлекчәсендә узды.
Комбайннарның әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Аның составында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан, авыл хуҗалыгы идарәсеннән, Россельхозцентрдан һәм Гостехнадзорның Лениногорск бүлегеннән вәкилләр бар иде.
Быел район игенчеләре алдында 35 мең гектардан артык мәйданнарда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Әлбәттә, техниканың ватылмыйча эшләве мөһим. Бу көнне шулай ук техника куркынычсызлыгы буенча да тикшерү булды.
Районда ничә комбайн бар, аларда эшләргә механизаторлар җитәме? Бу хакта "Заман сулышы"ның киләсе саннарында укыгыз.
Розалия Мостафина,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайннар парады