8 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Әлмәт районындагы юл һәлакәтендә ике кеше үлгән
Дүшәмбе көнне көндезге сәгать өчләр тирәсендә Кичүй - Шөгер трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. "ВАЗ-21074" автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, йөзгә-йөз "ВАЗ-21144" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, һәлакәт урынында ике кешенең гомере өзелә, калганнары авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Һәлакәткә очраган машинаның берсе - Түбән Чыршылы авылыннан.
-
Профилактикалау – иң мөһиме
Мэриянең актлар залында үткән шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясендә "Муниципаль районда җинаятьләрне кисәтү, профилактикалау һәм җәмәгать тәртибе торышы турында"гы сорау каралды. Төп доклад белән Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтов чыгыш ясады. - Теркәлгән җинаятьләрнең 9 процентка кимүе күзәтелсә дә, оператив хәл катлаулылыгын югалтмый, -...