Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Профилактикалау – иң мөһиме

Мэриянең актлар залында үткән шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясендә "Муниципаль районда җинаятьләрне кисәтү, профилактикалау һәм җәмәгать тәртибе торышы турында"гы сорау каралды. Төп доклад белән Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтов чыгыш ясады. - Теркәлгән җинаятьләрнең 9 процентка кимүе күзәтелсә дә, оператив хәл катлаулылыгын югалтмый, -...

Мэриянең актлар залында үткән шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясендә "Муниципаль районда җинаятьләрне кисәтү, профилактикалау һәм җәмәгать тәртибе торышы турында"гы сорау каралды.


Төп доклад белән Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Мәхмүтов чыгыш ясады.
- Теркәлгән җинаятьләрнең 9 процентка кимүе күзәтелсә дә, оператив хәл катлаулылыгын югалтмый, - дип башлады ул чыгышын.
Быелның тугыз аенда шәһәр һәм районда 483 җинаять кылынган. Анализ күрсәткәнчә, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 4,3 процентка кимегән. Хулиганлык һәм мошенниклык кебек җинаятьләрнең дә артуы күзәтелми. Ә менә фатирлардан, шәхси йортлардан урлау, кеше талау кебек җинаятьләрнең үсүе сизелә.
Юллардагы хәлләрнең катлаулы булуына да басым ясады Марат Мансурович. Агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләре унга артып, 65не тәшкил итә. Аларда 10 кешенең гомере өзелгән, 84е төрле төрдәге тән җәрәхәтләре алган. Алкоголь эчемлекләр һәм наркотик матдәләр кулланып руль артына утырган машина йөртүчеләр хокук сакчыларында аеруча борчу тудыра. Быел алар белән бәйле 330 очрак теркәлгән, алар катнашында 14 юл-транспорт һәлакәте булган.
Наркотик матдәләр саклау, аларны куллану һәм реализацияләү - тагын бер бәлаләрнең берсе. Хокук сакчылары тарафыннан шәһәр һәм районда шундый 39 җинаять теркәлгән, наркотик саткан өчен 9 җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, тыелган препаратлар саклау буенча 154 административ тәртип бозу очрагы билгеле булган.
Фальсификация билгеләре булган аракы реализацияләү буенча күләмле эшләр дәвам итә. Көмешкә кууның 7 очрагы билгеле булган, шәхси йортлардан 54 литр күләмендә алкоголь эчемлекләр алынган.
"2013-2016 елларда Лениногорск муниципаль районында җинаятьләрне профилактикалау комплекслы программасы"на "Куркынычсыз шәһәр" программасын реализацияләүне, терәк пунктларның һәм авыл участковыйлары пунктларының матди базасын ныгыту, участковыйлар өчен транспорт мәсьәләсен хәл итү кебек сорауларны кертергә кирәклеген ассызыклады докладчы. Балалар куркынычсызлыгын булдыру максатында, уку йортларында видеокүзәтү системалары урнаштыру һәм сигнализация төймәләре урнаштыру зарур. Шәһәрдә наркология диспансеры һәм айныткычның булмавы да хокук сакчылары эшенә авырлык китерә.
Доклад тәмамланганнан соң, Лениногорск район советы барлык субъектларга да җинаятьләрне профилактикалау буенча эшне дәвам итәргә дигән карар чыгарды.
Соңыннан депутатлар 2012-2014 елларга коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы программага һәм җир салымы турындагы законга кертелгән үзгәрешләр буенча киңәшләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия