8 ноябрь 2016 яңалыклары
-
2016 елда Россиядә инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән булачак
Инфляция бары 5,5 процентны тәшкил итәчәк, дип фаразлый РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев. 2016 елда Россиядә инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән булачак. Ул бары 5,5 процентны тәшкил итәчәк. Россиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев сүзләренчә, бу күрсәткеч Россия өчен бик түбән. "Европа дәрәҗәсендә караганда әлеге 5,5 процентны түбән инфляция дип...
-
1 февральдән пенсияләр артачак
2017 елның 1 февраленнән пенсияләр чираттагы тапкыр индексацияләнәчәк. Индексация 5,8 % тәшкил итәчәк, ягъни пенсия уртача 696 сумга артачак. Тик бу эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак. Эшләүче пенсионерлар өчен индексация 1 августта була. Ә 2017 елның гыйнварында пенсия яшендә булган барлык өлкәннәр 5000 сум акча алачак. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорскилылар, игътибарлы булыгыз: пенсия фонды хезмәткәрләре өйдән-өйгә йөрми
Республикада өйгә мин пенсия фендыннан дип килеп, пенсия тупланмаларын дәүләтнекеннән дәүләтнеке булмаганга күчертү очраклары теркәлде. Республика буенча пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләренең өйдән-өйгә йөрмәвен, СНИЛС ларын сорамауларын хәбәр итә. Алар шулай ук пенсия тупланмаларын каядыр күчерергә үгетләми. Гражданнар территориаль бүлекчәләрдәге клиент бүлекләрендә генә кабул ителә.
-
Лениногорскилылар игътибар: Татарстан синоптиклары каты бозлавык һәм томан фаразлый
Татарстан Гидрометүзәге һава шартлары начарлану турында кисәтә. Татарстан синоптиклары фаразлары буенча бүген кич, 9 ноябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә көчле бозлавык булуы көтелә. Шулай ук томан төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. http://tatar-inform.tatar/
-
Сугышлы авылында "Аулак өй"гә җыелдылар (фотолар)
Авылыбызның актив, җыр-моңга оста абый-апалары бергә җыелып "Аулак өй"дә катнашып, күңел ачтык, дип хәбәр итте Сугышлыдан Гүзәлия апа Арсланова. Быел мәдәният йорты капиталь ремонтланганнан соң зурлап уздырылган беренче чара икән әле бу. Мөдир Розалия Садриева, сәнгать җитәкчеләре - Эльмира Вилданова, Рәйсә Вәлиева, китаханәче Минзилә Вафина аңа ныклап әзерләнгән. Җырлап-биеп, җырлы...
-
Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь
Яши алмый кеше иписез! Гадәт шундый килгән кунакларны Каршылыйбыз ачык йөз белән. Каршылыйбыз авыл сые белән- Табын яме ипи-тоз белән. Кырлар көтә уңган игенчене, Кара җирнең аның җаны ак. Кояштан да тиздән иртә торып Басуларга тирләр тамар чак! Монда туган, монда гомер сөргән, Йөзләр балкый бары бәхеттән. Алтын түгел, кара...
-
"Әни янында рәхәт" бәйгесендә тагын ике көннән тавыш бирү башлана, катнашырга өлгерегез (фотолар)
Әлегә кайбер конкурсантлар белән таныша торыгыз. Лилия Шәмсетдинова, Шөгер: Ленара Хикматулина, Кама-Исмәгыйл авылы: Раил Гәрәев, Шөгер: Әдилә Әхмәтова, Сарабиккол: Зилә Мөдәррисова, Лениногорск:
-
Лениногорскилылар, игътибар! Армиягә баручылар өчен "кайнар линия" эшлиячәк
10 ноябрь көнне хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклауны тәэмин итү һәм аларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында "кайнар линия" эшләячәк. Кирәкле мәгълүматны алырга, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә республиканың кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтлек аппараты һәм республика Хәрби комиссариаты, адвокат палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. "Кайнар линия"гә 9.00дан 17.00гә кадәр, 8(843) 236-89-15, 236-40-17,...
-
Лениногорскида Байгильдиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте (фото)
Наил һәм Анна Байгильдиннар Никахлашу Сараенда 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Алар 1966 елның 3 ноябрендә йөрәкләрнен һәм язмышларын бергә бәйләгәннәр. Юбилярларыбыз озын һәм бик бәхетле тормышта яшәп, балаларын үстереп, инде менә дүрт онык, ике оныкчыларын тәрбияләргә булышалар! Сез алар өчен - матур үрнәк. "Алтын" гаиләгә бәхетле тыныч тормыш телибез!
-
Юлда калсаң нишләргә?
Россия МЧСының ТР буенча Баш идарәсендә тәүлек әйләнәсе эшләүче кайнар линия телефоны булдырылган. Ул халыкны һәм шоферларны юллардагы хәлләр уңаеннан хәбәрдар итүне күздә тота. Юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп туганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклегенә дә өйрәтәчәкләр. Кайнар линия телефоны: 8 (843) 227-45-63. http://almet-rt.ru/
-
Артистлар арасында Рөстәм Миңнеханов булып сөйләшүче табылган [+ФОТО]
Казандагы бер вип-юбилейда төшрелгән видео тиз арада хитка әйләнде. Анда Камал театры артисты Эмиль Талипов Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булып юбилярны котлый. 10 көн эчендә әлеге видеоны 5 меңнән артык кеше карап та өлгергән. Бу - Татарстан президентына беренче пародия. Ә ничек инде президент кадәр презитдентка пародия ясауга алынудан курыкмавы...
-
Урмышлыдан Хәбибуллиннар гаиләсе сайты татар интернет-проектлар бәйгесендә икенче урын алды
Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясендә Урмышлыда яшәүче Хәбибуллиннар гаиләсенең "Нәселем - горурлыгым"сайты http://habibullinnar.jimdo.com/ икенче урын алды. Котлыйбыз! 3 урында - "Бәхетле балачак". Башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен кызыклы мәгълүматлар (Лениногорск районы)
-
Лениногорскилылар өчен медицина хезмәте күрсәтү буенча "туры элемтә" узачак
11 ноябрьдә шәһәр һәм район Иҗтимагый советы мэриядә халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә багышланган "туры элемтә" үткәрә. Лениногорскилылар сорауларына үзәк район хастаханәсе, бала тудыру йорты, гинекология, хатын-кызлар консультациясе, балалар хастаханәсе һәм поликлиникасы, тире-винерология диспансеры җитәкчеләре җавап бирәчәк. Ул җомга көнне 17.00 сәгатьтә башлана, шалтырату өчен телефоннар: 5-14-48, 5-06-12, 5-13-80, 5-32-63. Сорауларыгызны...
-
Иске Писмәндә бер машина күпердән "очкан" (фото)
-
Балаларны алгы утыргычка утыртырга, салонда калдырырга ярамый – штраф!
2017 елның беренче иртәсен юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы үзгәрешләр белән каршы алачакбыз. Элек ясалган кайбер тәртип бозу очракларына күз йомып кына калмаячаклар хәзер. Яңа кагыйдәләр арасында күпчелеге балаларга кагылышлы. 1. Балаларны иске мәктәп автобусларында йөртергә ярамый. "Балаларны төркемләп йөртүне оештыру кагыйдәләре"нә кайбер үзгәрешләр керү сәбәпле, мәктәп укучыларын 10 елдан "картрак"...