9 февраль 2018 яңалыклары
-
Лениногорскилылар,иртәгә чаңгы ярышларында чыгабыз!
Шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексы территориясендә 10 февральдә "Россия чаңгы юлы-2018" ярышы узачак. Ярышта теләге булган һәркем катнаша ала. Алар биш төркемгә бүленеп узышачак. Ир-егетләр - өч, хатын-кызлар 1,5 километрга йөгерәчәк. Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә башлана. Старт сәгать унда бирелә. Бу көнне чаңгыда узышучыларның нәтиҗәләре ГТО нормалары тапшыру зачетына керәчәк.
-
Лениногорскилылар, хоккей карарга килегез!
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасындагы республика беренчелегенә хоккей уеннары йомгаклау этабына җитте. Киләсе уен 10 февральдә Боз сараенда уза. Анда «Нефтяник-2007» Чирмешәннең «Стальные совы» командасы белән уйнаячак. Башлана 14.00 сәгатьтә. 11 февральдә «Нефтяник-2003-2004» Байлар Сабасының «Тимерхан» командасы белән уйный. Башлана: 12.00 сәгатьтә.
-
“Бәрәңге” булсаң, сине әрчергә туры киләчәк...
Кайбер кешеләр бурычларын түләмәс өчен нинди генә хәйләләргә бармый! Новосибирскида яшәүче бер ир, кредитлар алып, 200 мең сум бурычка баткан һәм түләмәгән. Приставлар килгәндә ул бәрәңге капчыгы эченә яшеренгән. Ишекне ирнең әнисе ачкан һәм улының өйдә юклыгын әйткән. Ышанмаучыларга кереп тикшерергә дә рөхсәт иткән. Кергән приставлар тикшереп-карап йөргән, бурычлыны тапмаган....
-
Татарстанда кеше урлаучыларны тоткарлаганнар
Җинаятьчеләр корбаннарыннан 100 мең сум акча таләп иткән. Түбән Камада росгвардиячеләр кеше урлауда һәм янап акча таләп итүдә шикләнелүче ике ир-атны тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Росгвардия матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Билгеле булганча, 6 февраль көнне кич Түбән Камада җинаятьчеләр тулай торакларның берсеннән ерак түгел урыннан уналты һәм егерме яшьлек...
-
Хәерле җомга иртәсе белән, лениногорскилылар!