9 февраль 2018 яңалыклары
-
Лениногорск хуҗабикәләренә Суган бәлеше рецепты
Камыр өчен: * 100 г маргарин; * 5-6 аш кашыгы каймак; * стакан ярым он; * ярты чәй кашыгы сода (яки көпшәкләндергеч); * тоз. Эчлек өчен: * 2-3 баш суган; * суыткычта сакланган * ике кап эретелгән сыр; * өч йомырка; * ике аш кашыгы майонез; * яшел тәмләткечләр; *...
-
Ташламалар – балага кием җыябыз! /КИҢӘШЛӘР/
Бу язмамны әти-әниләр өчен иң көнүзәк, мөһим мәсьәләгә багышлыйсым килә! Ул да булса, балага кием сатып алу! Беләм инде, беләм… бу тема һәркем өчен актуаль. Һәркемнең баласын матур итеп киендерәсе килә, тик берәү дә моңарга кесә-кесә акча сарыф итәргә теләми… Андый ата-аналарга нәрсә ярдәмгә килә? Әлбәттә, ташламалар! Тик кибетләрдәге әлеге...
-
Тере посылка
Мексика таможнясында бу көннәрдә искиткеч вакыйга булган. Тикшерүче эт бер посылка салынган пластик контейнер янында озак иснәнеп тора, китми. Тартманы ачкач, кешеләр шакката: анда юлбарыс баласы утырган була. Тынычландыручы бик күп дару эчергәнлектән, бичара җәнлек тыныч утырган, тавыш чыгармаган. Аның организмының сусызланган булуы да ачыкланган. Сәер посылка "эчлеген" Җәнлекләрне коткару...
-
Ш-Ә-Ә-П КОНЦЕРТ! (юмористик хикәя)
Галия халык тулы залга кергәндә, ял концерты башланмаган иде әле. Урта рәттәге буш урынга җайлап кына килеп урнашуы булды, колагына: "Галия бугай бу!", "Кайсы Галия?", "Поши Камил кызы!" дигән сүзләр килеп иреште. Кереп җитмәс борын миңа кем эндәшә икән дип борылып караса, күгәрченнәрдәй тезелешеп Гыйбрәт Зәмзәмиясе, Козгын Мәрьяме һәм Чебен...
-
Мәдәният сарае белгечләре кечкенә лениногорскилылар өчен чара үткәрде
8 февральдә 19нчы балалар бакчасы нәниләре өчен «Забывать нельзя никак, кто твой друг, а кто твой враг» дигән чара үткәрде. Балалар шат күңелле Всезнайка белән очрашты, ул аларга таныш булмаган кешеләр белән очрашканда нишләргә кирәклеген өйрәтте. фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru
-
«Фәнис Яруллин янында без күбебез мескен бит!» - олуг шагыйрьгә бүген 80 яшь тулган булыр иде
Исән булса бүген Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, «Халыклар дуслыгы» Ордены кавалеры Фәнис Яруллинга 80 яшь тулыр иде. Халык шагыйре 2011 елның 8 декабрендә 73 яшендә вафат булды. 20 яшендә олы фаҗигага дучар булган шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин киң катлам укучыларының...
-
Сугышлы һәм Юлтимер авылларында күп эшләр эшләнгәне турында җыенда сөйләштеләр (ФОТОЛАР)
Сугышлы авыл җирлегенә Юлтимер дә керә. Ике авылга 892 кеше яши. Узган 3 бала туган, 16 кеше үлгән. Өч бала беренче класска укырга кергән. Бу хакта авыл башлыгы Фларида Янгирова халык белән очрашу-җыенда сөйләде. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, өлкән Советник Петр Гринь, төрле хезмәт вәкилләре һәм зал тутырып диярлек...
-
Пәйгамбәребез киңәше
Пәйгамбәребез дин кардәшләренә биргән 7 мөһим киңәшен һәрчак истә тотыгыз. Алар сезгә иманлы булып яшәргә ярдәм итәр. Менә ул киңәшләр: 1. Ике нәрсәне һәрвакыт хәтердә тот: Аллаһы Тәгаләне һәм әҗәлне. 2. Ике нәрсәне оныт: башкаларга кылган яхшылыгыңны һәм башкалар сиңа эшләгән яманлыкны. 3. Кылган явызлыкны гафу итә бел. 4. Кеше...
-
Түләүсез туклану каралган
Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, күпбалалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп укучылары өчен түләүсез туклану каралган. Андый ата-аналардан туклану өчен акча түләтү күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы гамәлдәге законга каршы килә. http://kiziltan.ru/obraz/9862-tlsez-tuklanu-karalgan.html
-
Җырчы Иркәдән бала тәрбияләү киңәшләре
Җырчы Иркә бүгенге көндә 3 кыз үстерә. Исемнәре дә берсеннән-берсе матур: Айсылу, Сөембикә һәм Әминә. Кызлар - нәзберек һәм нәфис затлар - аларны үстерү җиңел түгел. Танылган җырчы бала тәрбияләгәндә нинди принцип-кагыйдәләргә таяна икән? - Шәхси тәҗрибәгездән чыгып, яшь әти-әниләргә киңәш бирегез әле, Иркә: тәүфыйклы бала, уңышлы шәхес, бәхетле кеше...
-
Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә
Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов. (Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта "Татар-информ"га "Россиянең татар...
-
Лениногорск пенсионерлары шахмат һәм шашка уйнауда ярышты (ФОТОЛАР)
Шәһәребезнең 2нче санлы спорт мәктәбендә "Өлкән буын" VIII Спартакиада кысаларында шахмат-шашка буенча ярышлар узды. Анда 60 яшьтән узган ир-атлар һәм 55 яшьтәге һәм өлкәнрәк хатын-кызлар шашка-шахмат осталыгында үзләрен сынады. Нәтиҗәдә, ир-атлар арасыннан шашка буенча 1-2-3 урыннарны Инфат Хәйруллин, Рөстәм Шәрифуллин һәм Әсгать Саттаров алды. Шахмат ярышларында Виктор Токаревка тиңнәр булмады....
-
Илсөя Бәдретдинова үзенең популяр булу серен ачты!
Илсөя Бадретдинова үзенең уңыш формуласы белән уртаклашты. «Акыллы бул!!! Сабыр бул!!!Түз!!! Ягымлы бул!!! Матур бул!!! Елмай!!! Эшлә… Тагын эшлә… Тагын эшлә…» https://www.instagram.com/p/Be85WAjnyIG/?taken-by=ilsiiabadretdinova
-
Чаллыда биш яшьлек кызны өченче каттан ташлаганнар
Баланы йорт янында өелгән кар көртләре коткарган. Чаллыда биш яшьлек кызны өченче каттан ташлаганнар. Бу хәл төнлә булган, дип яза Буа районының "Байрак" газетасы. Күршеләр әйтүенчә, кызның әбисе "яшь ире" белән еш кына спиртлы эчемлекле мәҗлесләр оештыралар. Алар, ризасызлык белдереп, ишек шакыса, ачмыйлар. Җәй көне оныгы әбисендә еш кунакта була....
-
Үсемлекләрне кайчан чәчәргә?
Кайчан нәрсә чәчергә ярый икәнлеге түбәндәге таблицада бирелгән: "Хозяйство" газетасыннан алынды. фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D1%80%D0%B0%D1%81%D1%81%D0%B0%D0%B4%D0%B0%20%D0%B8%20%D1%81%D0%B5%D0%BC%D0%B5%D0%BD%D0%B0%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=1869776674563500985