9 июнь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда урта һөнәри белем бирү оешмаларының гаризалар кабул итү вакыты билгеле
2020 елда Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары укырга керергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итүне, гадәттәгечә, 20 июньгә кадәр башлап җибәрергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.
-
Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева «Татарстар» онлайн-шоу җиңүчесе исемен атаячак
10 июньдә Татарстанда «Татарстар» масштаблы онлайн-шоу һәм җырчылар бәйгесенең финалы булачак. Финалга чакырылган кунак Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева белән шоуның җиңүчесен ачыклаячак. Бу хакта бәйгенең оештыру комитеты хәбәр итә.
-
«Җиңү волонтерлары» Россия көне уңаеннан интеллектуаль онлайн-уенда катнашырга чакыра
«Җиңү волонтерлары» гомумроссия хәрәкәте 14 яшьтән өлкәнрәк һәм теләге булган һәркемне «Россиянең җиңүләре» дигән интеллектуаль онлайн-уенда катнашырга чакыра.
-
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле газетларга язылу бүләк итте
Шушы көннәрдә күп балалы гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә җирле газеталарга язылу бүләк иттеләр.
-
Владимир Чагин: Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен арттырачак
Конституциягә РФ Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр гражданнарның хезмәткә хокукларын яклаячак, димәк, эшче һөнәрләренең абруе һәм популярлыгы янә артачак. «КАМАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлыгы директоры Владимир Чагин «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.
-
Лениногорскида коронавирусның яңа очрагы ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа 54 очрагы ачыкланды, бер яңа очрак – Лениногорск районында.
-
Лениногорск җитәкчеләрен "эшлекле дүшәмбе"дә котладылар
Белгәнегезчә, мэриядә дүшәмбе көнне "эшлекле дүшәмбе" - атналык планерка уза.
-
Пандемия шартларында россиялеләргә ярдәм итү турындагы законны Путин имзалады
Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында бизнеска һәм гражданнарга ярдәм турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
-
Лениногорскида йөзенче пар никахлашты (фотолар)
5 июнь көнне ЗАГС бүлегендә бу елның 100нче пары никахларын рәсмиләштерде. Ике яшь йөрәк – бу көннән бер фамилия белән йөрүче Киселёвлар гаиләсе.
-
Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра
Ел саен Татарстанда 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү өчен кан тапшыра. Аларның яртысы диярлек — 25-34 яшьлекләр. Бу хакта Республика кан үзәгеннән хәбәр иттеләр.
-
Россиядә яшәүчеләргә чит илгә барырга рөхсәт ителде
Россия гражданнары туганнарын тәрбияләү, дәвалану, эшләү һәм уку өчен чит илгә бара алачак. Бу турыда Коронавируска каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
-
Айгөл Фазыйлованың улы Әмир яңа гаиләдә ничек яши?
Яман шештән вафат булган Айгөл Фазылованың улы: «Миңа монда рәхәт!»