Россия гражданнары туганнарын тәрбияләү, дәвалану, эшләү һәм уку өчен чит илгә бара алачак. Бу турыда Коронавируска каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Россия Премьер-министры сүзләренчә, чит ил кешеләре дә Россиягә медицина максатлары белән керү мөмкинлеге алачак. Хөкүмәтнең тиешле боерыкларына имза куелды, диде Михаил Мишустин.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-19 яңа коронавирус пандемиясе турында игълан иткәч, март ахырында Россия чикләрен тулысынча япкан иде.
https://tatar-inform.tatar/news/society/08-06-2020/rossiyad-yash-chel-rg-chit-ilg-baryrga-r-hs-t-itelde-5748397
Нет комментариев