9 август 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәшләр:кан тамырларын ромашка чистарта
Кан тамырларын түбәндәге рецепт чистарта: 100әр грамм ромашка, сары мәтрүшкә, үлмәс гөл (бессмертник), каен җиләге яфрагы һәм каен бөресен бергә кушабыз. Ике аш кашыгы катнашма өстенә 400 мл кайнар су салабыз да, термоска тутырып, төнгә калдырабыз. Ашар алдыннан көненә ике тапкыр 200әр мл. эчәбез. http://shahrikazan.com/
-
Татарстанда комбайн йөртүчене агулы елан чаккан
Көннәр эссе торганга еланнар котыра. Урак өсте вакытында комбайн йөртүче ирне агулы елан чага. Еланның агуы берничә секунд эчендә канга тарала. Әлеге ир берничә көн реанимациядә ятып, көч-хәл белән исән кала. Мамадышта агулы елан чагуның бу 9нчы очрагы икән. http://intertat.ru/
-
Лениногорскида ачык һавада кино күрсәтәчәкләр
Бүген, 9 август көнне, 20.00 сәгатьтә түбән сулыкта "Джентельмены удачи" фильмы күрсәтеләчәк. Киносеанска рәхим итегез!
-
Тагын кеше үлеменә китергән юл һәлакәте
Акташ-Азнакай трассасының 37 нче километрында коточкыч юл-транспорт вакыйгасы булган. "Шевроле Круз" руле артында утырган ханым - өч яшьлек игезәкләр анасы юл кырыена бәрелеп, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "КАМАЗ" йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә иномарка шоферының кыз туганы һәлак була, игезәкләр башлары имгәнеп шифаханәгә озатыла. Балаларның берсе реанимациядә. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорскилыларга чын балны аеру өчен умартачылардан киңәшләр
1. Чын бал кашыкка уратканда лента кебек урала һәм өзелми генә ага. Ә савытка салганда исә, ул тау формасы ясап салынырга тиеш. 1 литр чын балның авырлыгы 1,5 кг га якын була. 2. Чын бал беркайчан да күбекләнми. 3. Чын бал авызда тигез эреп бетә. Телдә бернинди баллылык та калырга...
-
Лениногорскилылар, битараф булмагыз!
Әгәр сезнең якын тирәдә, күршедә ялгыз инвалидлар, пенсионерлар яши, аларга ярдәм күрсәтер кеше юк икәнлеген белсәгез, балаларын тиешенчә карамый, тәрбияләми, үзләре асоциаль тормыш рәвеше алып барган ата-аналар турында билгеле булса, "кайнар линия"гә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Телефон: 5-24-48 "Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге.
-
Татарстанда АЭС төзеләчәк
Ул Кама Аланында булачак. Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә Татарстан АЭСы булачак. Татарстанның энергетик потенциалын арттыру максатында 2030 елга кадәр АЭС-5 төзелеше тәмамланырга тиеш. Схема Россия Энергетика министрлыгы боерыгы белән расланган 2014-2020 елларга Россиядә бердәм энергетика системасын үстерү программасы нигезендә эшләнгән. http://intertat.ru/
-
Лениногорскиның мөселман "Сәлам" лагеренда кызлар күңелле ял итә (ФОТОЛАР)
-
Татарстанда минималь хезмәт хакы 8252 сум булачак
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең Координацион советы арасында минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү бүген имзаланды. Мондый килешү инде 4 нче тапкыр имзалана. Беренчесе 2007 елда булган иде. 2015 елның октябрендә кул куелган килешүдә каралганча, бюджеттан тыш өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы кимендә...
-
«Ветер перемен» повеет на татарскую эстраду
В ноябре 2016 года на сцене Татарского академического государственного театра оперы и балета им. М. Джалиля впервые состоится фестиваль татарской песни «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен»). Об этом сообщила пресс-служба театра. Идея поднять татарскую эстраду на новый уровень принадлежит Президенту РТ Рустаму Минниханову. Она была озвучена в конце марта 2015 года,...
-
Гаҗәп хәлләр...Августта да сиреннәр чәчәк ата
Буада Жорес урамындагы 108, 110 нче йортларда яшәүчеләрнең август аенда да сиреннәре шау чәчәктә утыра. Белгечләр әлеге күренешне гадәттән тыш дип атый. Сиреннәрнең кабат чәчәк атуы туфракта дым күп булу һәм һава торышы җылы тору белән бәйледер, күрәсең. http://shahrikazan.com
-
Лениногорск хуҗабикәләренә бик җиңел сырлы кабартма рецепты
15 минут эчендә бик тәмле ризык пешерәбез. Кирәк була: Кефир - 1 стак. Тоз - 0,5 ч. к. Шикәр комы - 0,5 ч. к. Сода - 0,5 ч. к. Сыр - каты сортлар, кыргычтан уылган - 1 стак. Эчлек: Колбаса, туралган- 1 стак. Он - 2 стак. . Әзерләү: 1.Кефирга...
-
Эрдоган Путинны "дус" дип атады
Су-24 очкычы пилотын үтерүдә шикләнүчеләр җәзасыз калмаячак, дип әйтте ул. Россиягә эшлекле сәфәр алдыннан Эрдоган Россия белән мөнәсәбәтләрнең яңа битен ачарга әзер булуы турында әйтте. Шулай ук "Төркия агымы" газүткәргечен тормышка ашыру өчен кичекмәстән чаралар күрергә әзер булуын да ассызыклады. Путин белән Эрдоган бүген Петербургта очрашачак. Әлеге очрашу ике ил...
-
Лениногорскилылар, "Ишегалды бәйрәме"нә килергә онытмагыз
3 августтан шәһәребездә "Ишегалды бәйрәмнәре" башланды. Бүген аны 8нче ТОС узидарәсе җәмәгатьчелеге Лермонтов урамы, 17 йорты ишегалдында уздырачак. Бәйрәм 17.30 сәгатьттә башлана. Күңелле булачак, килми калмагыз!
-
Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы билгеләнде
Ленар Габдерахманов Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ленар Габдерахмановка 35 яшь. Өйләнгән. Улы бар. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазыйфасын башкаручы Казан юридик институтын тәмамлаган һәм ЮХИДИ идарәсенә эшкә килгән. Элек взвод командиры булган, аннары Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте аерым батальонының административ...