Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга чын балны аеру өчен умартачылардан киңәшләр

1. Чын бал кашыкка уратканда лента кебек урала һәм өзелми генә ага. Ә савытка салганда исә, ул тау формасы ясап салынырга тиеш. 1 литр чын балның авырлыгы 1,5 кг га якын була. 2. Чын бал беркайчан да күбекләнми. 3. Чын бал авызда тигез эреп бетә. Телдә бернинди баллылык та калырга...

1. Чын бал кашыкка уратканда лента кебек урала һәм өзелми генә ага. Ә савытка салганда исә, ул тау формасы ясап салынырга тиеш. 1 литр чын балның авырлыгы 1,5 кг га якын була.

2. Чын бал беркайчан да күбекләнми.

3. Чын бал авызда тигез эреп бетә. Телдә бернинди баллылык та калырга тиеш түгел. Моннан тыш, чын бал бераз гына авызны камаштыра һәм тамакны кыра торган була.

4. Чын балның үзенә генә хас исе була. Ә инде әгәр дә аның исе юк икән - сезнең алда ялган бал.

5. Балның төсе аның сыйфатының күрсәткече түгел. Шуңа күрә ак бал - шикәрле, ә сорысы сироп кушылган дигән сүз түгел. Юкә балы - төссез, донник һәм сәрби агычыныкы - якты төстә, ә карабодай һәм чиянеке соры төсләрдә була. Калган төр баллар ачык сары яки янтарь төсендә булырга тиеш.

6. Чын бал җыеп алганнан соң бер ай гына сыек була. Җыеп алу вакыты - июль азагыннан сентябрь ахырына кадәр. Инде октябрь азакларында сәрви агачы (акация) балыннан кала башка баллар куелана башлый. Шуңа күрә кыш айларында сезгә сыек бал тәкъдим итсәләр, ул җебетелгән икәнен истә тотыгыз. Ә бал 40 градустан югарыракта җебетелсә, үзенең бөтен кыйммәтле үзлекләрен югалта.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев