9 октябрь 2020 яңалыклары
-
Татарстанлылар "ТАНЕКО», КАМАЗ һәм "Соллерс-Алабуга"ны иң яхшы предприятиеләр дип таныды»
Татарстан халкы республиканың «ТАНЕКО», КАМАЗ һәм «Соллерс-Алабуга» кебек сәнәгать предприятиеләрен иң яхшы дип саный. «Промрейтинг» агентлыгы 2020 елның беренче яртысында татарстанлыларның уңай мөнәсәбәте рейтингын төзегән.
-
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда юл һәлакәтләренең төп күрсәткечләре кимегән
2020 елның тугыз ае нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасында юл һәлакәтләренең барлык төп күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Бу хакта Мөслим районында үткән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов әйтте.
-
Салават Фәтхетдинов машинада начар йөрүче хатын-кызлар турында фикерен әйтте
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Галиәсгар Камал исемендәге театрның «ӘЛЕ…» проектының кунагы булды. Интервьюда ул ачыктан-ачык хатын-кызларның ике тибын ошатып бетмәвен белдерде.
-
"Шура хуран" "Балкыш"та чыгыш ясады
Казанда 7 октябрьдә "Балкыш" республика фестиваленең гала-концерты узды.
-
30 мең сумны балконнан атып бәргән...
Хакасиядә 10 яшьлек укучы үзенең танышларына балконнан якынча 30 мең сум акча ташлаган. Кыз аларга гаиләсенең бай яшәвен күрсәтәсе килгән.
-
Лениногорскида мәдәни массакүләм чаралар туктатылды
Лениногорск башкарма комитеты боерыгы һәм санитар-эпидемиягә каршы комиссия карары нигезендә, 8 ноябрьгә кадәр мәдәни массакүләм чаралар туктатылды.
-
Лениногорск ЗАГС бүлеге сентябрь аена нәтиҗә ясады: кызлар-малайлар саны
Лениногорск районында туган малай һәм кызларның саны бертигез диярлек.
-
Федотовкада ветеран-укытучыларны өйләренә барып котладылар
Беркөнне редакциягә Федотовкадан ветераннар советыннан Люция апа Ильина шалтыратты. Һәрвакыттагыча йомшак тавышы белән: “Кызлар, бәйрәм уңаеннан авылыбызда ветеран укытучыларны котладылар. Шундый күңелем булды, шатландым, сезгә дә хәбәр итим әле”, -ди ул.
-
Россиялеләргә коронавирустан саклану буенча биш киңәш бирделәр
ЛОР-табиб Владимир Зайцев ОРВИ сезонында нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләде.