30 мең сумны балконнан атып бәргән...
Хакасиядә 10 яшьлек укучы үзенең танышларына балконнан якынча 30 мең сум акча ташлаган. Кыз аларга гаиләсенең бай яшәвен күрсәтәсе килгән.
Кызы ата-аналарның җыелган акчасын алган һәм аларны балкон астында торган балаларга ташлаган. Ул көнне аның әти-әнисе югалуны сизми калган. Шуннан укучы тагын акча алып, анысын якын-тирә ишегалларындагы балаларга бүләк иткән. Нәтиҗәдә, ул мондый "хәйрия"гә 30 мең сум акча сарыф иткән.
Кызның әтисе, акчаны кире кайтаруда ярдәм сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу гаиләнең бизнесы юк, акча хәләл хезмәт хакыннан җыелган.
http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/30-me-sumny-balkonnan-atyp-brgn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев