10 февраль 2015 яңалыклары
-
Татарстанда “Җәяүлеләр кичү урыны” (“Пешеходный переход”) профилактик чара старт алды
10 - 19 февраль аралыгында Татарстан Республикасында "Җәяүлеләр кичү урыны" ("Пешеходный переход") ункөнлеге уза. Ул җәяүле белән бәйле юл-транспорт һәлакәтен профилактикалауга юнәлтелгән. Чөнки, 2015 елның гыйнварында гына 117 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аның 6сы үлгән, тагын 120се төрле тән җәрәхәте алган. Җәяүлеләр кичү урынында 47 җәяүле бәрдерелгән, шуның 32се тән...
-
Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында "Орчык өмәсе" кичәсе уздырылды
10 февраль көнне "Аулак өй" клубының чираттагы музыкаль-фольклор тамашасы - "Орчык өмәсе" кичәсе уздырылды. Матур итеп бизәлгән сәхнәдә "Без борынгы халык" дигән китап күргәзмәсе куелган иде. Апа-әбиләр үзләренең кул эшләренә булганлыкларын,җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Орчык өмәсенең тарихы, аңа әзерлекне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә кечкенә генә томаша итеп күрсәтелде. Өмәнең күңелле...
-
Шөгергә шагыйрьләр килде
Иске Шөгер мәдәният йортына кунаклар - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм якташыбыз Гәрәй Рәхим килде. Алар башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты, үзләрнең шигырьләрен сөйләде, эшчәнлекләре белән таныштырды. Укучылар, үз чиратында, Рафис Корбанның шигырьләрен яттан сөйләделәр, язучы абыйларына кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичә җыр-моң белән үрелеп барды, укучыларның чыгышыннан тыш,...
-
Эчмәвең хәерлерәк
Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә Казахстаннан кертелүче аракы белән бәйле җитди проблемалар бар. Хәзер таможня чиге юк, шунлыктан аракыны турыдан-туры гына, юнь бәягә алып кайталар. Узган ел тикшерүләр күрсәткәнчә, шәһәр һәм район сату нокталарында Казахстанда җитештерелгән аракы һәм коньякның еш сатылу очраклары ачыкланган. Эксперт тикшеренүләр нәтиҗәсе дә шатландырмый: әлеге эчемлекләрдә агулы матдә...
-
Белеп тору зыян итмәс
Йомырка турау Пешкән йомырканы салатка ничек вакларга? Пычак белән тураганда яки угычтан уганда өстәлгә йомырка сарысы яки агы кисәкләре коелып кала, кул пычрана. Бик җиңел һәм гади ысулы: йомырканы калын тышлы стаканга салыгыз да шунда гына пычак белән ваклагыз. Шул рәвешле салат өчен берьюлы берничә йомырканы күз ачып йомганчы турап...
-
Күрше өлкәдә бала табылган — әти-әнисен Татарстаннан эзлиләр
12 яшьлек Рома Харламовны Оренбург өлкәсендә Асекеево тимер юл станциясендә тапканнар. Полиция хезмәткәрләренә бала үз исемен, туган көнен әйтә алган. Бирегә әбисенең туганнары китерүен җиткергән. Шуннан табылдык малайны приютка китергәннәр. Андагы тәрбиячеләргә Рома үзенең аяныч язмышын сөйләп биргән. Малай әнисе турында бик аз белә. Аның исеме - Анастасия Николаевна Харламова,...
-
V республика яшьләр форумына заявка кабул ителә
Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы татарстанның яшь галим һәм белгечләренең иҗтимагый хәрәкәте һәм "Татарстан Республикасының сәләтле яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы белән берлектә V республика яшьләр форумы үткәрә. Форумда 16 дан 30 яшькә кадәр (35 яшькә кадәр булган яшь галимнәр) катнаша ала. Анда катнашу өчен forumtatarstan.ru сайтына кереп, 1 мартка...
-
Лениногорскида 16 җинаять теркәлгән
30 гыйнвар-5 февраль аралыгында район һәм шәһәрдә 16 җинаять теркәлгән, алар арасында бер үтерү, бер көчләү, дүрт наркотик матдә алыну очрагы билгеле. Җинаятьләрнең барысы да ачылган. Кесә телефонын урлаган 5 февраль көнне төнге 2 ләр тирәсендә Ленинград урамындагы бер кибет янында билгесез затлар бер кешене кыйнап, аның кесә телефонын алалар....
-
Лениногорскида картинг буенча ярыш үтте
Шәһәребездә үткән картинг буенча ачык кышкы ярышларда безнең егетләр җиңү яулады, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында. Анда республиканың һәм Башкортстан шәһәрләреннән килгән 55 узышчы катнашкан. Команда исәбендә лениногорскилылар, Октябрьский шәһәреннән килгән спортчыларны икенче урынга калдырып, беренчелекне яулаган. Исегезгә төшерәбез: "Шифа"сәүдә-җитештерү комплексы кубогына мондый төр ярышлар шәһәрдә икенче тапкыр уздырыла. Картинг-клуб...
-
"Дәһшәтле сугыш еллары" рәсем бәйгесе
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 1-9 сыйныфлар арасында "Дәһшәтле сугыш еллары" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрелде, дип хәбәр итә Лениногорск районы Урмышлы мәктәбе сайты. Башлангыч сыйныфлар арасында 1 урын - Сайфуллин Айгиз (1кл), 2 урын - Сунгатуллин Сәйдәш (4кл), Хабибуллин Сәйдәш (2кл), 3 урын - Гатауллина Алинә (2кл), Корнилов Артем (3кл)...
-
Татарстанга Украина качаклары килде
Украинаның көньяк-көнчыгышыннан Татарстанга күченеп килергә мәҗбүр булучыларның 28 кешедән, шул исәптә 8 баладан, торган беренче төркеме килде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Качаклар Казанга Ростов-на-Дону поезды белән килде. Аларны Төньяк вокзал бинасыннан уңайлы автобусларга утыртып Чаллыга җибәрделәр. Хәрби хәрәкәтләрнең яңаруы...