Лениногорскида картинг буенча ярыш үтте
СПОРТ

Лениногорскида картинг буенча ярыш үтте

Шәһәребездә үткән картинг буенча ачык кышкы ярышларда безнең егетләр җиңү яулады, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында. Анда республиканың һәм Башкортстан шәһәрләреннән килгән 55 узышчы катнашкан. Команда исәбендә лениногорскилылар, Октябрьский шәһәреннән килгән спортчыларны икенче урынга калдырып, беренчелекне яулаган. Исегезгә төшерәбез: "Шифа"сәүдә-җитештерү комплексы кубогына мондый төр ярышлар шәһәрдә икенче тапкыр уздырыла. Картинг-клуб...

Шәһәребездә үткән картинг буенча ачык кышкы ярышларда безнең егетләр җиңү яулады, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында.

Анда республиканың һәм Башкортстан шәһәрләреннән килгән 55 узышчы катнашкан.

Команда исәбендә лениногорскилылар, Октябрьский шәһәреннән килгән спортчыларны икенче урынга калдырып, беренчелекне яулаган.

Исегезгә төшерәбез: "Шифа"сәүдә-җитештерү комплексы кубогына мондый төр ярышлар шәһәрдә икенче тапкыр уздырыла.

Картинг-клуб җитәкчесе Сергей Хазанов әйтүенчә, алар спонсорлар ярдәме белән яңа машиналар да алган, яз көне, бәлки, зур булмаган трасса да төзелә башлар.


картинг

Нет комментариев