10 июль 2015 яңалыклары
-
“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаль иясе Хәдит һәм Миңнебану Габидуллиннар
Тимәш авылында гомер итүче Хәдит һәм Миңнебану Габидуллиннар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль иясе булды. Илле өч ел бергә яшәүче гаиләгә ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тантаналы рәвештә тапшырылды. Әлеге чарага балалары, оныклары да килгән иде. Бәйрәм алдыннан, алар белән якыннан танышу өчен, Тимәшкә юл тоттым. Илле елдан артык...
-
Лениногорскилы алимент түләмәгән өчен төзәтү эшләренә тартылган
Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер ир-атның, баласына 300 мең сум күләмендә түләнмәгән алименты җыелган. Суд приставлары аңа ничә тапкыр килсәләр дә, барысы да юкка. Чөнки ул алардан качып йөргән, беркайда да эшләмәгән, мөлкәте дә бар дип саналмаган. Аңа карата эзләү эшләре башланган һәм аны иртәнге сәгать алтылар тирәсендә үз йорты янында...
-
Розалия Мостафинадан тәмле коктейль
Минем кызым белән улым коктейль эчэргә бик тә яраталар. Гел сатып алып булмый, шуның өчен өйдә үзебез ясыйбыз аны. Коктейль өчен бер банан, 150 мл майсыз сөт, 150 гр йогурт, әгәр тагын да баллырак булсын дисәгез, бер чәй кашыгы сыек бал салырга була, тагын бер чеметем корица кирәк. Бананны кисәкләргә...
-
Лилия Кәримовадан сусыл кәтлитләр
0,5 кг фаршка сөттә җебеткән 1/2 батон, 1 йомырка кушарга, шуңа чеметеп кенә чәй содасы, ярты уч он салып барысын бергә яхшы гына бутарга кирәк. Шуннан соң, кәтлитләрне формага кертеп, панировочный сохарида әвәләп май салынган табада пешерергә (духовкада түгел). Кәтлитләрнең ике ягын да кыздырып алганнан соң, томалап пешерергә кирәк.
-
Лениногорскида ял көннәренә һава торышы
Бүген, 10 июль көнне Лениногорскида аяз көн. Температура көндез +29, төнлә +16 градус җылы. 11 июль көннеаяз көн. Яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +22, төнлә +19 градус. 12 июль көнне болытлы көн. Яшенле яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +16, төнлә +17 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар. Интернет мәгълүматларына карасаң, июль...
-
Бер районда кара елан үрчи башлаган
Буа районының кайбер авылларында кара елан үрчи башлаган. Моңарчы тыныч яшәгән җирлекләр, еланнардан саклану чаралары күрергә мәҗбүр. Буаның урманга якын авылларында еланнар үрчи башлаган. Шулай ук, үз сулыклары булган берничә җирлектә дә кара елан күргәннәр. Ишегалды, өй кырыйларында сөйрәлүчеләрдән Буа халкы сакланырга мәҗбүр. Йорт нигезендәге тишек-тошыкларны яхшылап томалап, ишекләрне яхшылап...
-
Вилен Тютеев вафат
Шушы көннәрдә Вилен Фәйзи улы Тютеев вафат булды. Ул - мактаулы нефтьче, күп еллар Лениногорскиның инвалидлар оешмасын җитәкләгән кеше иде. Моңардан тыш, журналистлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнде, яше сиксәннән узуга карамастан, "Заман сулышы"на да мәкаләләр язып торды, хәтере бик яхшы иде, кайчак берәр нәрсә язганда, Вилен Фәйзиевич, шул елны булганмы...
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда “Серле океан дөньясы” күргәзмәсе ачылды
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "Серле океан дөньясы" күргәзмәсе ачылды. 9 июль көнне анда "Алый парус" реабилитация үзәгенә йөрүче балалар килгән иде. Алар бөтен дөнья моллескларының кабырчыкларын, коралларны, шулай ук, скат, йолдыз, диңгез керпесе һәм башкаларның "чучело"сын күрә алды.
-
Карабашта нефть саммиты үтте
Унбишенче тапкыр үткәрелә торган Татарстан нефть саммиты бөтен илнең нефть тармагы киңлекләрендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Бу хакта "Нептун" ял базасында республика нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәне республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Аның сүзләренчә, бу очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр, аерым алганда, авыр чыгарыла...
-
Лениногорск турында казанлылар яза
Лениногорск төбәге, аның яшәеше, үткәне һәм бүгенгесе, тырыш халкы, күренекле шәхесләренә багышланган "Казан утлары" җурналының июль саны чыкты. Журнал битләрендә район башлыгы Рәгать Хөсәеновның Лениногорск районына багышланган чыгышы, "Лениногорскнефть" идарәсе турында начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов белән әңгәмәне укырга мөмкин. Шулай ук Шөгер төбәге галимнәре Индус Таһиров, Рафаэль Вәлиевнең язмалары белән танышырга...
-
Лениногорскида чәчәк үстерә беләләрме? (ФОТОЛАР)
Шәһәрдә тирә-якларын бик карап торучы оешмалар бар. Чәчәкнең дә төрлеләрен һәм төрлечә итеп үстерәләр. Күптән түгел "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" каршында (Заварыкин урамы) менә нинди матурлык барлыкка килде.
-
Коточкыч фаҗига. Йөртүче сытылып беткән (ФОТО)
Яшел Үзән районында булган тетрәндергеч юл һәлакәтендә, җиңел машина йөртүченең гомере өзелә. "ВАЗ-2110" машинасы каршы якка чыга һәм "КАМАЗ" йөк машинасы белән бәрелешә. Тизлек югары булу аркасында "КАМАЗ" җиңел машинаның өстенә менә. 23 яшьлек йөртүче машина астында сытылып үлә. http://intertat.ru/
-
Фәридә Әхмәтшинадан борай (полба) өчпочмагы
Камыр өчен: ярты стакан көнбагыш мае,калак очы белән тоз, 250 грамм су, он кушып камыр басасың. Ун тигез өлешкә бүлеп җәясең. Эчлек: 1,5 стакан борайны юып бүрттерәсең газда (кайнатып алырга кирәк) 2 данә майлы балык консервасын изеп саласын,бер зур баш суган,яңа кишерне түгәрәкләп, укроп, борыч, тоз кушасың. Камыр эченә эчлекне...