Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Карабашта нефть саммиты үтте

Унбишенче тапкыр үткәрелә торган Татарстан нефть саммиты бөтен илнең нефть тармагы киңлекләрендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Бу хакта "Нептун" ял базасында республика нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәне республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Аның сүзләренчә, бу очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр, аерым алганда, авыр чыгарыла...

Унбишенче тапкыр үткәрелә торган Татарстан нефть саммиты бөтен илнең нефть тармагы киңлекләрендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.

Бу хакта "Нептун" ял базасында республика нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәне республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Аның сүзләренчә, бу очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр, аерым алганда, авыр чыгарыла торган нефтьне чыгару, кече нефть ятмалары белән эшләргә ярдәм итү чаралары федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән яклау тапты һәм аларны РФ нең башка төбәкләренә таратуны йөкләделәр.
Ярты ел нәтиҗәләре буенча республикада 16,6 млн тонна нефть чыгарылган, бу узган ел белән чагыштырганда, 1,2 процентка күбрәк. Аларның 13,1 млн тоннасын «Татнефть» чыгарган, үсеш 0,9 процент.
5 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан территориясендә 255 млрд сумнан артык салым һәм салым булмаган түләүләр җыелган, шуның 132 млрд сумнан артыгы яки 52 проценты нефть тармагына туры килә. Россиядән читкә чыгарылган нефть бәясе 1,9 тапкыр төшүгә кармастан, салым режимы план буенча эшләү мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика лидеры Татарстанда 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе кабул ителүен искәртте. Аны үтәү өчен нефть промышленносте нигез булып тора, чөнки "нефть химиясе, машина төзелеше һәм төзелеш комплексы өчен эш бирә", диде.
-2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе елына 33 млн тонна чамасы нефть чыгаруны күзаллый, ә бу авыр чыгарыла торган запаслар күләме арту шартларында, катлаулы бурыч, - диде ул.
tatar-inform.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саммит