10 август 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида мөселман кызлар лагере эшен тәмамлады (фотолар)
Шәһәребезнең "Ихлас" мәчете каршында эшләп килгән мөселман кызлар лагере бүген тәмамланды. Лагерь барышында дәресләрдә яхшы укып, актив катнашып, кызлар баллар җыйды. Шушы балларга бүген балалар ярминкәдә үзләре теләгән тәм-томнар, призлар сайлап ала алды. Лагерь ябылу тантанасында иң яхшы, иң әдәпле укучыларны китаплар белән бүләкләделәр.
-
“Ак Барс” клубында яңа президент
Кичә «Ак Барс» хоккей клубының яңа президенты Наил Маганов тантаналы рәвештә үз вазифаларына кереште. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. «Ак Барс» - үз җиңүләре белән республикабызны таныткан символ. Алтмыш еллык тарихында клуб олы юлны узып, дүрт тапкыр ил чемпионы булды, Ике тапкыр Гагарин Кубогы алды. Аның базасы иң...
-
Лениногорскида 8 ТОС үткәргән "Ишегалды бәйрәме"ннән фотолар
-
Куакбаш ветераны Әнәс Җиһаншинга 90 яшь тулды (ФОТОЛАР)
Районыбызның Куакбаш авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Юныс улы Җиһаншин 90 яшен билгеләп үтә. Ветеранны юбилее белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова килде. Алар Россия Президенты В. Путинның котлау хатын һәм бүләк тапшырды. Әнәс бабай байтак еллар игелекле хезмәт башкарган: икмәк үстергән, туган авылы...
-
Юл йөрү кагыйдәләрен күп бозучылар өчен ОСАГО бәясе өч тапкыр артырга мөмкин
Россия автомобиль иминиятләштерүчеләр берлеге штрафлар күләменә карап ОСАГОны арттыру коэффициентын эшләгән. Россия автомобиль иминиятләштерүчеләр берлеге (РСА) машина йөртүчегә билгеләнгән штрафлар күләменә карап, ОСАГОны арттыру коэффициентын эшләгән. Юл йөрү кагыйдәләрен артык күп бозучылар өчен иминиятләштерү бәясе өч тапкыр кыйммәтләнергә мөмкин. РСА үз тәкъдимнәрен Үзәк банкка җибәргән, дип яза "Ведомости". Әлеге коэффициент...
-
Бозымнан котылырга теләгән туташ 10 млн сумлык мөлкәтеннән колак каккан
Татарстанда социаль мошенниклык очраклары арткан Татарстанда социаль мошенниклык очраклары быел 3 меңнән артып киткән. Аларның 60 проценты телефон һәм интернет аша кылынган җинаятьләргә туры килә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Тимур Шакирҗанов хәбәр итте....
-
Красноярск лагеренда исерек әйдаман кыз баланы көчләргә теләгән
Тикшерүчеләр Красноярск краеның Ачинск районында "Сокол" лагерында исерек вожатыйның йоклап яткан кече яшьтәге кыз балага һөҗүм итү факты буенча сексуаль характердагы көчләү гамәлләре турында җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "РИА-Новости"га Тикшерү комитетының край буенча Баш Тикшерү идарәсе вәкиле Ольга Шаманская. Элегрәк ашыгыч хезмәтләрдәге чыганаклар, якынча мәгълүматлар буенча, 5 августта...
-
Алия Мостафина җитәкчелегендәге гимнасткалар командасы Риода көмеш медаль яулады
Алия Мостафина Риодагы Олимпия уеннарындагы тагын ике ярышта чыгыш ясаячак Алия Мостафина, Дарья Спиридонова, Мария Паске, Седа Тутхалян һәм Ангелина Мельникова катнашындагы гимнасткалар җыелма командасы, 176,688 балл җыеп, Риодагы Олимпия уеннарында икенче урын алды. Алтын медальне - АКШ, бронза медальне - Кытай җыелма командалары яулады дип хәбәр итә ТАСС. Алия...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт. Итле, бәрәңгеле запеканка
Кирәк булачак: 1,3 кг бәрәңге, 500 г фарш, 2 суган, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 лавр яфрагы, 4 аш кашыгы каймак, 150 г сыр, кара борыч, тоз. Пешерү тәртибе: 1.Бәрәңгене чистартабыз. 2.Лавр яфрагы салынган тозлы суда бәрәңгене пешерәбез. 3. Суганны вак итеп турап, майлы табада кыздырып алабыз. 4. Суган...
-
Быелдан Татарстан мәктәпләре белем бирүнең яңа стандартлары буенча камилләштереләчәк
8-23 август көннәрендә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәләре уза. Шуларның берсендә Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов педагоглар белән белем бирү буенча яңа дәүләт стандартларын кертүгә бәйле рәвештә укыту эчтәлеген һәм технологияләрне яңарту турында сөйләште. «2016-2020 елларга мәгарифне үстерү федераль максатчан программасы сыйфатлы белем бирүгә юнәлдерелгән. Ул...
-
Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларында урын алу өчен көрәш дәвам итә
Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларында урын алу өчен шәһәрләр арасында көрәш бара. Алар арасында Казан да бар. Он-лайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, башкалабызның өч символы - "Кол Шәриф" мәчете, Казан федераль университеты һәм Казан Кремле бәйгенең икенче этабына үтте. Сайлап алуны "Җәмәгатьчелек" фикере фонды Бөтенроссия күләмендә халыктан...
-
Лениногорскилылар, "Ишегалды бәйрәме"нә рәхим итегез
Бүген, 10 августта, 1нче ТОС үзидарәсе җәмәгатьчелеге "Охтин -Ойл" белән берлектә Школьная урамы, 9 йорт ишегалдында бәйрәм уздырачак. Башлана 17.30 сәгатьтә. Килми калмагыз!
-
Бензин бәясе артачакмы - Ягулык ресурсларының сыйфатын тәэмин итү идарәсе фаразлары
Татарстанда елына 1 млн тоннадан артык бензин сатыла. Ел башыннан Татарстанда бензинга бәяләр якынча 3-5 процентка арткан. Шулай да, республикада бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр федераль округ буенча максималь ваклап сату бәяләреннән түбән булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасында ягулык-энергетик ресурсларны рациональ куллану һәм...
-
Узган атнада сигез кеше батып үлгән
Коену сезоны башланганнан бирле 71 кеше батып үлгән, ә 35 кешене коткарып калып булган. Татарстанда эссе һава торышы. Шуңа күрә суда аеруча да сак булуыгыз сорала. http://intertat.ru/
-
Лениногорскилылар өчен 10 августка Йолдызнамә
Овен Овну 10 августа 2016 года предстоит жесткая борьба с конкурентами. Не пренебрегайте теми уловками, которые помогли вам в прошлом. В личной жизни вы будете «на коне», поэтому не разочаруйте своего избранника и проявите лучшие качества характера. Приятный сюрприз ожидает Овна, у которого есть семья. Новость касается рождения малыша или...