Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш ветераны Әнәс Җиһаншинга 90 яшь тулды (ФОТОЛАР)

Районыбызның Куакбаш авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Юныс улы Җиһаншин 90 яшен билгеләп үтә. Ветеранны юбилее белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова килде. Алар Россия Президенты В. Путинның котлау хатын һәм бүләк тапшырды. Әнәс бабай байтак еллар игелекле хезмәт башкарган: икмәк үстергән, туган авылы...

Районыбызның Куакбаш авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Юныс улы Җиһаншин 90 яшен билгеләп үтә.

Ветеранны юбилее белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова килде. Алар Россия Президенты В. Путинның котлау хатын һәм бүләк тапшырды.

Әнәс бабай байтак еллар игелекле хезмәт башкарган: икмәк үстергән, туган авылы Куакбашта комбайнда иң озак эшләүче, диләр аның турында.

17 яшендә 1943 елда фронтка китә. Маньчжурия чигенә кадәр барып җитә. "Җиңүне анда каршы алдык", ди. Тик солдатларны өйгә кайтарып җибәрмиләр, япон самурайлары белән бәрелешкә алып керәләр. Ветеранга туган ягына 1951 елда гына кайтырга насыйп була.

Тормыш иптәше Кәүсәр апа белән 57 ел бергә гомер итәләр. Дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта сигез онык һәм шуның кадәр оныкчыкка куанып яшиләр.

Әнәс бабай бик уңган, хәзер дә тик тормый: бакчасында помидор-кыярлар үстерә, су сибә, чүбен Кәүсәр апа утый икән.

Быел район җитәкчелеге, администрация тарафыннан Әнәс Җиһаншинның өендә капиталь ремонт эшләре башкарылган. Йортны тышлаганнар, койма тотканнар, яңа газ плитәсе һәм ванна китереп куйганнар, өй эчендә яңа идәннәр җәйгәннәр, җылыту батареялары алмаштырылган. Котларга килгәндә район башлыгы автомат кер юу машинасы да алып килде.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВОВ 90 яшь Ветераны