10 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстан халкының банкка 26 миллиард сум бурычы җыелган
Татарстан халкы банкларга барлыгы 25,7 млрд. сум сум акча түләргә тиеш. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары сөйли. Татарстан суд приставлары тарафыннан бурычлыларга карата ел дәвамында 84,8 мең эш ачылган. Ел башыннан кредит бурычын түләүдән явызларча качып йөрүчеләргә карата 4 җинаять эше дә кузгатылган. Бу көнгә...
-
Рөстәм Миңнеханов: 2016 елда дәүләт программалары дәвам итәчәк
Агымдагы елда Татарстан бюджеты керемнәре узган ел белән чагыштырганда күпкә яхшырак үсеш күрсәтә. Бу - бюджет тармагында эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында һәм дөрес итеп түләп бару мөмкинлеге биргән. Киләсе елга фаразланган бюджет проектын да начар дип булмый... Билгеле булганча, бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында 2016, 2017 һәм 2018 елларга социаль-икътисади үсешне...
-
Оча торган тәлинкә шартлаган, "очучысы" үлгән
Әлеге хәл шушы көннәрдә булган. Вакыйга Мексикада булган. Метеорит төшкән урында җирнеке булмаган "җан иясе«н яки аның скафандрын хәтерләткән объект та табып алынган. Әлеге табылдыкка таянып, җирле белгечләр чит планетадан оча торган объектның мәтәлеп төшү ихтималын алга сөрә. Гади генә итеп әйтсәк, оча торган тәлинкә була инде. Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә,...
-
“Халык участковые” Бөтенроссия конкурсы старт алды. Үз участковыеңны сайла
Лениногорскида һәр елны үткәрелә торган "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсы старт алды. Шәһәрдә яшәүче һәркем үзенең полиция участковые өчен тавыш бирә ала. Моның өчен 2015 елның 11ннән 20 сентябрьгә кадәр leninogorsk.omvd@yandex.ru электрон почта адресына үз участковыеның исем-фамилиясен язып хат юлларга тиеш. Гарипов Рузель Рамилевич Ермошкин Артем Петрович Кильдин Сергей Николаевич Михайленко...
-
2018 елга хезмәт хаклары артырга тиеш
ТР Профсоюзлар федерациясе республикада минималь хезмәт хакы күләмен 7309 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә. Бу республикада билгеләнгән яшәү минимумы күләменең 80 проценттан артыгын тәшкил итәчәк. Хәзер МРОТ 6 500 сум тирәсе. Эш бирүчеләр ТР Профсоюзлар федерациясе тәкъдимен хуплаган. Профсоюзлар МРОТны 2015 елның 1 ноябреннән арттырырга тәкъдим итә. http://www.almet-rt.ru/
-
84 яшьлек Иван Краско 24 яшьлек укучысына өйләнде [+фото]
Танылган Иван Краско 24 яшьлек укучысына өйләнде. Кияүгә 84, ә кәләшкә 24 яшь. Краско 4нче тапкыр өйләнә.
-
Лениногорскилылар шахмат буенча беренчелектә катнашып кайтты
Шәһәребезнең 2нче спорт мәктәбе укучылары Казанда шахмат буенча үткән Татарстан беренчелегендә катнаштылар. Матвей Николаев белән Дарья Фролова - үз яшь төркемнәрендә көмеш призер ияләре, Аида Тукаева бронза медальгә лаек булды. Тиз шахмат буенча республика беренчелегендә Матвей Николаев чемпион булып танылды, Ксения Николаева үз яшь төркемендә икенче урынга лаек булды.
-
“Ал җилкән”дә әдәби бәйрәм үтте
Әдәбият елы кысаларында шәһәребезнең "Ал җилкән" терләкләндерү үзәгендә "Русские писатели-детям" исемле чара булып узды. Урта һәм өлкә яшьтәге балалар белән эшләүче логопед Екатерина Старшинова рус халкының бөек язучылары белән таныштырды. Александр Пушкин, Лев Толстой, Константин Чуковский кебек танылган язучыларның әсәрләреннән өзекләр укыды, табышмаклар әйтте. Балалар әдәби чараны бәйрәмчә кабул итеп,...
-
24нче сентябрьдә ял итәбез
24нче сентябрьдә Татарстанда Корбан гаете билгеләп үтелә. Әлеге көн "Татарстан Республикасындагы бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы закон нигезендә ял көне булып санала. 24нче, 26нчы һәм 27нче сентябрь ял көннәре булып санала. 23нче сентябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм...
-
Кәҗә белән “Рено“ бәрелешкән
Чирмешән районының Иске Элмәле белән Яңа Элмәле арасында "Рено Логан" автомашинасына кыр кәҗәсе килеп бәрелгән. Машина йөртүче, кәҗә өстенә менмәс өчен, ян якка да китеп карый, тик машина зыян күреп өлгерә. Иномарканың алгы ягы җимерелгән - аңа ремонт кирәк, ди. Ә кәҗәгә берни булмаган күрәсең, ул юл халәкәте урыныннан тиз...
-
Мөнир Рахмаев яңа тапшыру алып барачак
Татар эстрадасының "энерджайзеры" Мөнир Рахмаев үзен алып баручы буларак сынап карарга булган. Җырчы "TMTV" телеканалында "Яшьлек тавышы" тапшыруын алып барачак. Исеменнән күренгәнчә, яңа тапшыру яшь артистлар һәм аларның иҗатын яктыртачак. - Кайчандыр тапшыру алып бару хыялым бар иде. Хәтта телевидение уздырган кастингларда да катнашканым булды. Хәзер менә шундый форсат туды....
-
Коточкыч һәлакәт: креслодагы бала һәм аның әти-әнисе вафат булган (ФОТОЛАР)
Коточкыч һәлакәт кичә Төмән-Ирбит юлының 36 нчы чакрымында булган - "УАЗ" һәм "ВАЗ-2114" машиналары бәрелешкән. Ике машинаның да Свердловск өлкәсеннән булуы ачыкланган. Беренчел фаразлар буенча, тәгәрмәче тишелү аркасында "УАЗ" машинасы каршы як полосага чыга. "Лада" автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе тимер атын читкә борырга теләсә дә, һәлакәттән качып котыла алмый -...
-
Ана капиталы 475 мең сум була
2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. Бу хакта Россия Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец җиткерде. Россиядә ана капиталы гаиләдә икенче бала туган гаиләләргә 2007 елдан бирелә башлады. Әлеге акчаны торак шартларын яхшырту, баланы укыту максатыннан һәм әни кешенең пенсиясенә тупланма өлеш буларак кулланырга мөмкин. 2009-2014 елларда...
-
Гөлнур Хәсәншинадан” баллы печенье” рецепты:
Кирәк булачак: 150 гр- ак май 400 гр.- он 1 бал кашыгы аш серкәсе 150 гр. шикәр комы 4 бал кашыгы бал Әзерләү: Он белән ак майны яхшылап уарга һәм әкренләп калган әйберләрне кушарга. Хәер камырны 1 сәгать целофан капчыкка куеп өстәл өстендә тотарга. Аннан соң кул белән формалар ясап...