Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөнир Рахмаев яңа тапшыру алып барачак

Татар эстрадасының "энерджайзеры" Мөнир Рахмаев үзен алып баручы буларак сынап карарга булган. Җырчы "TMTV" телеканалында "Яшьлек тавышы" тапшыруын алып барачак. Исеменнән күренгәнчә, яңа тапшыру яшь артистлар һәм аларның иҗатын яктыртачак. - Кайчандыр тапшыру алып бару хыялым бар иде. Хәтта телевидение уздырган кастингларда да катнашканым булды. Хәзер менә шундый форсат туды....

Татар эстрадасының "энерджайзеры" Мөнир Рахмаев үзен алып баручы буларак сынап карарга булган. Җырчы "TMTV" телеканалында "Яшьлек тавышы" тапшыруын алып барачак. Исеменнән күренгәнчә, яңа тапшыру яшь артистлар һәм аларның иҗатын яктыртачак.
- Кайчандыр тапшыру алып бару хыялым бар иде. Хәтта телевидение уздырган кастингларда да катнашканым булды. Хәзер менә шундый форсат туды. Яңа тапшыруда яшь башкаручылар белән кызыклы әңгәмәләр булачак. Үзем дә үзенчәлекле образда булам, һәр тапшыруга яңа киемнәрдән чыгам. Костюмнарны арендага алачакмын. Тапшыруга бик нык әзерләндем, татарча китаплар һәм гәҗитләр укыйм, телне шомартам. Иң мөһиме - мин үземә ошаган һәм теләгән эш белән шөгыльләнәчәкмен, - диде Әлмәт егете Мөнир.
- Тапшыру атнага бер тапкыр чыгачак. Беренчесендә яшь башкаручыларның биш хезмәте тәкъдим ителәчәк. Алып баручы җырчының тормышы, клибының эчтәлеге, аны төшерү тарихы турында сөйләячәк. Җырчыларның иҗат җимешләре атна саен арта барачак. Клиплар саны унга җиткәч, һәр атна саен берәр клип төшеп калып, аның урынына яңа башкаручының клибы өстәләчәк, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә "TMTV" телеканалының режиссеры Лилия Кадырова.
Лилия сөйләвенчә, тапшыруның төп герое - аның алып баручысы, ягъни Мөнир Рахмаев. "Һәр тапшыруда ул яңа образда күренәчәк. Ул "Маска" фильмындагы Джим Керри кебек көтмәгән һәм көтелмәгән урында бәреп кереп, артистлар тормышыннан кызыклы яңалыкларны җиткерәчәк, - диде Л.Кадырова.
"Яшьлек тавышы" тапшыруы 19 сентябрьдә чыгар дип көтелә.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мунир рахмаев