10 сентябрь 2016 яңалыклары
-
ОРВИ һәм гриппның иң котырган вакыты кайчанга туры килер? (КИҢӘШЛӘР)
Елның салкын чорына кердек. Ә анда безне, грипп дигән зәхмәт сагалап тора. Аңа каршы көрәшүнең бер юлы вакцинация. Татарстанда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе инде башланды. Быел республикада яшәүчеләрнең кырык процентына вакцина ясау планлаштырыла. Роспотребнадзор ОРВИ һәм гриппның иң котырган вакыты ноябрьгә туры килер, дип фаразлый. Шуңа да сентябрь прививка...
-
“Экият капчыгы” салаты
Кирәк булачак: 6 данә помидор 100 грамм эремчек 50 грамм каты сыр ½ст. каймак чикләвек тоз петрушка, укроп Әзерләү: Помидорларны яхшылап юарга һәм өске өлешен кисеп алырга. Чәй кашыгы белән эчен чистартырга. Помидор эчлеген угыч аркылы чыгарып, кирәгенчә тоз, чикләвек, эремчек, угычта уылган сыр кушып яхшылап бутарга. Килеп чыккан массаны...
-
Алмадан мармелад ясау
Моның өчен 5 эре алма, 100 гр шикәр, 2 аш кашыгы крахмал, 100 мл су, 20 гр желатин кирәк. Желатин өстенә су салып, күперергә куябыз. Крахмалны да суга салып эретәбез. Алманы кабыгыннан, төшләреннән чистартып, эре угычта уабыз. Кәстрүлгә салабыз, шикәр өстибез дә 30-40 минут пешерәбез. Соңыннан суда эретелгән крахмалны кушабыз...
-
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең вакыты билгеле булды
"Созвездие-Йолдызлык" XVII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең вакыты тәгаенләнде. 2017 елгы фестиваль 9 гыйнвар - 22 апрель көннәрендә үткәреләчәк. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шул хактагы документка кул куйды. Әлеге документ республиканың хокукый мәгълүматлар сайтында бастырылды. Илдар Халиков фестивальгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетын да җитәкли. Анда...
-
Лениногорскига республика артистлары килә
13 сентябрьдә шәһәрнең Үзәк мәйданында кичке 17.00 сәгатьтә "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" эстафетасы кысаларында республика артистлары концерт куячак. Лениногорскилылар өченТатарстанның атказанган артистлары Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов җырлый, баянда - Булат Шәрипов. Әлеге акция «Бердәм Россия" партиясенең республика бүлекчәсенең сайлау алды кампаниясе кысаларында уза. Эстафета маршруты Татарстанның 45 районы аша...
-
Лениногорскилылар, кино карарга килегез
Түбән сулык янында ачык һавада урнашкан кинотеатрда 11 сентябрьдә "Королева бензоколонки" фильмы күрсәтеләчәк. Башлана 18 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Татарстанда дәрес вакытында 9 нчы сыйныф укучысы үлгән
Фаҗига кичә, 9 сентябрьдә, Алексеевск бистәсендәге мәктәптә булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан 2001 елгы малайның дәрестәге үлеме уңаеннан тикшерү алды эше башланган. Беренчел фаразлар буенча, рус теле дәресе вакытында 9 нчы сыйныфта укучы үсмер аңын югалткан һәм ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче вафат булган. Моңа кадәр аның ниндидер...
-
Павел Астахов урынында яңа кеше
Россия Президентының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов эштән китә дигән сүзләр җәй көне үк ишетелә башлаган иде. Соңрак, ул бары ялга киткән, отпусктан соң, кабат эшенә керешкән дигән хәбәр таралды. Тик, озакка булмаган, күрәсең. INTERFAX хәбәр итүенчә, Павел Астахов урынына Россия Президентының бала хокуклары буенча яңа вәкилен Анна...
-
Лениногорск мәчетләрендә Корбан Гаете намазы ничәдә?
03.45 - Иртәнге намазга азан 04.00 - Иртәнге намаз 04.15 - Коръән уку һәм дога кылу 05.00 - Тәбрикләү сүзе 05.05 - Вәгазь сөйләү 06.00 - Гает намазы
-
Татарстанда быел беренче тапкыр йөрәкне күчереп утыртырга җыеналар
Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткергән. Татарстанда быел йөрәкне күчереп утырту буенча беренче операция ясарга җыеналар. Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) моңа кадәр булмаган рөхсәт документын алган. "Бүген Төбәкара клиник-диагностика үзәге йөрәкне күчереп утырту хокукына рөхсәт алды, - диде министр. - Ел азагына кадәр әлеге операцияне башкарырга...
-
Президенттан сәлам!(фото)
Һәр көн Татарстан Президенты барлык татарстанлыларга иртәнге сәламнәрен юллый. Менә бүген дә, күпчелегебез ял иткәндә, республика башлыгыбыз һәрвакыттагыча эш урынында. Традиция буенча бүген дә барчабызга хәерле иртәләр теләп, ул эш кабинеты тәрәзәсеннәр төшерелгән күренешләр белән сөендерә.
-
Хәерле иртә, дуслар!