10 декабрь 2014 яңалыклары
-
Лениногорск районы имамнары гыйлем күтәрде
Көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте һәм Лениногорск шәһәре мөхтәсибәте, Лениногорск районы имамнары өчен гыйлем арттыру курслары оештырды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты. Дәресләрне "Фәнис" мәдрәсәсе (Урыссу) остазлары алып барды. Имамнарга иман дәресләре һәм фикһ фәне бирелде, алар бу курслар дәвамлы булыр дип өметләнеп калды.
-
Лениногорскилылар республика конкурсы җиңүчеләре арасында
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән "Без - Россия гражданнары"конкурсына нәтиҗә ясады. Җиңүчеләрне котлыйбыз! «Выбираем сердцем и стихом» номинациясендә: Иске Куак мәктәбе укучысы - Жданова Екатерина Александровна «Сайлауларны ясыйбыз» номинациясендә: Вафина Раиля Флоритовна - «Алый парус» тәрбияләнүчесе Габутдинов Данияр Маратович -Мичурино балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Гәрәев...
-
12 декабрьдә гражданнар кабул ителә
12 декабрь - гомумроссия гражданнарны кабул итү көнендә, шәһәр прокуратурасында гражданнар кабул ителә. 12.00 сәгатьтән 20.00гәчә килергә мөмкин.
-
Ана капиталына автомобиль дә алып була
2014 елда ана капиталы күләме 429 408 сум тәшкил итә. РФ Хөкүмәте Хезмәт министрлыгына һәм башка ведомстволарга ана капиталын автомобиль сатып алуга сарыф итү мөмкинлеген карарга йөкләгән. Бу эшне алар 2015 елның 12 февраленә кадәр башкарып чыгарга тиеш. Бүгенге көндә ана капиталын гаиләнең торак шартларын яхшырту, балага белем бирү һәм...
-
Лениногорскида базар бәяләре
10 декабрьгә Лениногорск шәһәре базарында азык-төлек продукциясенә бәяләр түбәндәгечә (килограммнарда һәм сумнарда): Хөрмә - 135 сум Мандарин - 100-120 сум Алма - 65-70 сум Груша - 100 сум Йомырка - 58 сум Суган - 20-25 сум Бәрәңге - 25 сум (5 литрлы чиләк) Шикәр комы (5 кг) - 200 сум,...
-
Казанда океанариум ачыла
Тагын ике атнадан Казанның Мәҗит Гафури урамында 1,5 мең квадрат мәйданлы океанариум ачыла. Анда пингвиннар, диңгез мәчеләре, кракодиллар, акулалар һәм 3 мең төрле балык күреп булачак. Океанариумның эче су астын хәтерләтә. Монда аквариумнардан тыш, арка, тоннель, 5 метрлы водопад та бар. Хәзерге вакытта монда су хайваннарын ташыйлар. Күптән түгел Берлин...