Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда океанариум ачыла

Тагын ике атнадан Казанның Мәҗит Гафури урамында 1,5 мең квадрат мәйданлы океанариум ачыла. Анда пингвиннар, диңгез мәчеләре, кракодиллар, акулалар һәм 3 мең төрле балык күреп булачак. Океанариумның эче су астын хәтерләтә. Монда аквариумнардан тыш, арка, тоннель, 5 метрлы водопад та бар. Хәзерге вакытта монда су хайваннарын ташыйлар. Күптән түгел Берлин...

Тагын ике атнадан Казанның Мәҗит Гафури урамында 1,5 мең квадрат мәйданлы океанариум ачыла. Анда пингвиннар, диңгез мәчеләре, кракодиллар, акулалар һәм 3 мең төрле балык күреп булачак.
Океанариумның эче су астын хәтерләтә. Монда аквариумнардан тыш, арка, тоннель, 5 метрлы водопад та бар. Хәзерге вакытта монда су хайваннарын ташыйлар. Күптән түгел Берлин зоопаркыннан 7 пингвин кайткан.
Океанариумны Казанда Краснодар компаниясе ача. Мондый ял итү урыннары Волгоград һәм Ейскта ачылган. Казандагы бина төзелешенә 300 миллион сум акча тотылган.
Ачылу тантанасы декабрь уртасында үтәчәк. Казандагы океанариумга керү билеты балалар өчен - 500 сум, зурлар өчен - 700 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: океанариум