10 декабрь 2019 яңалыклары
-
Ләйлә Дәүләтова: «Адәм белән Һава» ябыла, мин яңа эш эзлим
ТНВ каналында барган «Адәм белән һава» тапшыруы ябыла. Бу хакта шагыйрә һәм танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграм аша хәбәр итте.
-
Роспотребнадзор караклыкның яңа төре турында кисәтә
Роспотребнадзор мошенниклыкның яңа төре турында кисәтә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Лениногорскида грек-рим көрәше турниры җиңүчеләре билгеле булды
6-7 декабрьдә «Юность» спорткомплексында Советлар Союзы Герое Иван Заварыкин истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.
-
Югалган Чаллы укучысын Менделеевскида тапканнар
Өч көн элек югалган 11 яшьлек Чаллы укучысы Менделеевскида табылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы бүлегендә хәбәр иттеләр.
-
Лениногорск хокук сакчылары үзләренең ветераннары янында булды
Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында Лениногорск хокук сакчылары сәламәтлекләре какшау сәбәпле, эшкә сәләтлелеген югалткан ветераннар янында булды.
-
Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков вафат
Бүген 83 яшендә Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков вафат булган. Бу хакта «Интерфакс» яза.
-
Лениногорскида яңа реабилитация үзәге ачылды
Лениногорскида тантаналы төстә физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Сила в детях” реабилитация үзәге ачылды.
-
Татарстанда 5 елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» программасы 3 елда гамәлгә ашырылачак
Соңгы биш елда Татарстанда 3,5 меңнән артык ишегалды нормаларга туры килә торган хәлгә китерелгән.
-
“Исток-Башлангыч” үзәге хезмәткәрләре тәрбиягә физик мөмкинлеге чикләнгән олы яштәге әбине алган гаиләдә булды
Инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Лениногорскидагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Зәй-Каратай мәктәбе укучылары - волонтерлар белән берлектә, Зәй-Каратай авылында яшәүче өлкән кешене кабул иткән гаиләдә булып кайттылар.
-
Салават белән Элвин Грейның беренче күрешүе ничек узган
Стадионнар җыючы җырчы Элвин Грей белән Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов арасында моннан берничә ел элек кара мәче йөгереп узган иде. Өлкән мэтр һәм яшь мэтр матбугат битләре аша, социаль челтәрләр аша бер-берсенә төрле ямьсез сүзләр әйтте
-
Россиядә автомобильләр өчен яңа документ барлыкка киләчәк
Россиядә транспорт чараларының энергия нәтиҗәлелеге һәм экология күрсәткечләре турында мәгълүмат бирү буенча ГОСТ кертелә. Шул сәбәпле автомобиль документларының составы үзгәрәчәк. Бу турыда стандарт текстына сылтама белән RT хәбәр итә.
-
Лениногорск Пенсия фонды идарәсе гражданнарны Бөтенроссия кабул итү көнендә катнаша
12 декабрьдә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
-
Диетолог россиялеләргә депрессия халәтеннән чыгу ысулларын атады
D витамины дефициты Россия халкын тормышны чынбарлыктагыдан авыррак дип уйларга мәҗбүр итә. Бу хәлне төзәтү ысулларын Sputnik радиосына биргән интервьюсында Самара диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.