Лениногорскида яңа реабилитация үзәге ачылды
Лениногорскида тантаналы төстә физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Сила в детях” реабилитация үзәге ачылды.
Лениногорскидагы үзәк Татарстан буенча дүртенче үзәк булып санала. “Сила в детях” хәйрия фонды 2014 елда оешкан. Аның учредителе – Адель Заһретдинов әйтүенчә, фонд инвалид бала тәрбияләүче, төрле кыйммәтле үзәкләрдә дәвалану бәясен түли алмаган гаиләләргә ярдәм итү эшчәнлеге алып бара.
Безнең Лениногорскидагы үзәккә ремонтны шушы елның июнь аенда башладылар, сентябрь-декабрь айларында җиһазлар кайтардылар. Бинага тулысы белән капиталь ремонт ясалган. Әлеге эштә зур ярдәмне нефтьчеләребез күрсәткән. Үзәкне ачу тантансында катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов “Татнефть” Компаниясенә, шулай ук “Сила в детях” Хәйрия фонды учредителенә, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына рәхмәтен белдерде. Әлбәттә, әлеге үзәкне ачуда ярдәм күрсәткән башка оешмаларга да җылы сүзләр җиткерде.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова реабилитация үзәгенең һәрвакыт гөрләп эшләп торуын һәм киләчәктә уңышлар теләде.
Реабилитация үзәгендә тулысынча капиталь ремонт ясалган. Заманча, кыйбатлы җиһазлар куелган, сәламәтлекләре чикле балалар өчен реабилитация узарга барлык шартлар тудырылган.
Үзәкнең директор урынбасары Айгөл Әхмәтова әйтүенчә, киләсе елда 9 гыйнварда 42 баланы үзәккә алачаклар. Аннан 72 балага кадәр арттырачаклар. Гомумән алганда, елына уртача 600дән артык бала реабилитация курслары алачак.
Реабилитация үзәгенең адресы: Ленин урамы, 16нчы йорт.
Үзәк турында тулырак “Заман сулышы”нда җомга санында укыгыз.
Розалия Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев