11 февраль 2020 яңалыклары
-
Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга 75 һәм 50шәр мең сум акча бирелә
Быел Ватан сугышы ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 шәр һәм 50 шәр мең сум күләмендә акча биреләчәк. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Министлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
-
Битлек сатып акча эшләргә уйлаган
Таҗикстанда яшәүче Казаннан якынча 3 мең медицина битлеге алып чыкмакчы булган, әмма аны таможня хезмәткәрләре туктаткан. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
-
Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына фронтовикларга өстәмә 25әр мең сум акча бүлеп бирде
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да, Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында Халыклар дуслыгы туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.
-
Татарстанда ерак юлга йөрүче фура шоферы йөк автомобилен сүндергәндә тәнен пешергән
Татарстанның М7 трассасында ерак юлга йөрүче фура шоферы йөк автомобилен сүндергән вакытта тәнен пешергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү-күчмәү гаризасы быел 31 декабрьгә кадәр тапшырыла
Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү-күчмәү турында гаризаны гражданнар 2020 елның 31 декабренә кадәр тапшырырга тиеш. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында брифингта Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләде.
-
Лениногорскилылар игътибарына: эш урыннары ярминкәсе узачак
Лениногорск Мәшгульлек үзәгенең мәгълүмати залында эшсез гражданнар һәм барлык эш эзләүчеләр өчен эш урыннары ярминкәсе узачак.
-
Лениногорскида Татарстан ДОСААФ Кубогына картинг буенча ярышлар узды
Лениногорскида Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышының дүртенче кышкы Кубогының картинг буенча Татарстан Республикасы ДОСААФ Кубогы булып узды.
-
Кызы белән әтисе янгында һәлак булган
Ике яшьлек кыз бала һәм аның 40 яшьлек әтисе үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Газинур Гафиатуллинның тол хатыны, якташыбыз Гыйльмурый әбигә истәлекле билге тапшырылды
Бөгелмәдә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин визит кысаларында, ул Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин белән Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинның тол хатыны Гыйльмурый Кашап кызы янына килделәр.
-
Табиб утырып эшләү гәүдә тотышын бозарга мөмкинлеген кисәтте
Утырып эшләгәндә гәүдә тотышы үзгәрү офис хезмәткәрләре арасында гадәти хәл. Гәүдә сколиозы эчке органнарга җитди зыян ясарга мөмкин. Бу турыда мануаль терапевт, Россиянең атказанган табибы Андрей Кабычкин искәртте. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.