Газинур Гафиатуллинның тол хатыны, якташыбыз Гыйльмурый әбигә истәлекле билге тапшырылды
Бөгелмәдә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин визит кысаларында, ул Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин белән Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинның тол хатыны Гыйльмурый Кашап кызы янына килделәр.
Аңа "ТАССР оешуга 100 ел" истәлек билгесен тапшырдылар. Бу хакта “Бөгелмә авазы” хәбәр итә.
Бөгелмәгә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин эш визиты белән килде, дип хәбәр итә “Бөгелмә авазы”.
Визит кысаларында, ул Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин белән Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинның тол хатыны Гыйльмурый Кашап кызы янына килделәр. Аңа "ТАССР оешуга 100 ел" истәлек билгесен тапшырдылар.
Олы яшьтә булуына карамастан, хезмәт ветераны Гыйльмурый Гафиятуллина гаиләсе тарихын бик яхшы хәтерли. Ул сугышның беренче көнендә үзе туып-үскән Шөгер авылыннан фронтка өч ир-ат киткәнлеге турында сөйләде. Аларның берсе - ире Газинур Гафиятуллин.
1944 елның гыйнварында Газинур дошман дзоты амбразурасын яба. Аңа вафат булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Газинур Гафиятуллин бюсты Бөгелмә Геройлары аллеясенә килүчеләрне беренчеләрдән булып каршы алып тора.
Гыйльмурый Кашап кызына гыйнвар башында 102 яшь тулды. Ул 8 бала тәрбияләп үстерә, балалары аңа 16 онык, 29 оныкчык бүләк итә.
Хөрмәтле лениногорскилылар! Исегезгә төшерәбез: ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү дәвам итә.
Тавыш бирү өчен http://100.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1668914.htm сайтына керергә кирәк.
Лениногорск районын Газинур Гафиатуллин тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев