11 март 2013 яңалыклары
-
Лениногорск Мәдәният сараенда бәйрәм үтте
Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты үтте. Бу көнне гүзәл туташлар, күркәм ханымнар һәм хөрмәтле әби-апалар белән зал шыгрым тулган иде. Аларны бәйрәм белән тәбрик итәргә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов килде. Ул барлык хатын-кызларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. 8 Март уңаеннан оештырылган кичәдә "Ел хатын-кызы"...
-
Лениногорскида бәйрәм тыныч үтте
"Бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибен бозу очраклары теркәлмәде" дип хәбәр итте атналык планеркада Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Н.Закиров. 1-8 март аралыгында 2 юл-транспорт һәлакәте булган, исерек килеш руль артына утырган 5 машина йөртүче тоткарланган.
-
Лениногорск юлчыларына объектларны контрольдә тотарга кушылды
Атналык планерка вакытында район башлыгы Рәгать Хөсәенов юлчыларга контрольне киметмәскә кушты. Һәр объектны контрольгә алып, карны гел чистартып торыгыз, диде ул. Интернет мәгълүматларына карасаң, кар яву көтелә икән.