Лениногорск Мәдәният сараенда бәйрәм үтте
Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты үтте. Бу көнне гүзәл туташлар, күркәм ханымнар һәм хөрмәтле әби-апалар белән зал шыгрым тулган иде. Аларны бәйрәм белән тәбрик итәргә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов килде. Ул барлык хатын-кызларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. 8 Март уңаеннан оештырылган кичәдә "Ел хатын-кызы"...
Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты үтте.
"Лениногорскнефть" идарәсе операторы Зөһрә Зыятдинова, "Һөнәрем - язмышым" номинациясендә Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсе инженеры Валентина Ивановская һәм "Кыенлыкларны җиңү" номинациясендә инвалидлар җәмгыяте директоры вазифаларын башкаручы Зөлфия Осорина бүләкләнде. Гүзәл затларны тәбрикләп, сәхнәдә Лениногорск педагогия колледжы студентлары, "Баллада" ир-егетләр вокаль ансамбле, Миләүшә Идиятова һәм башка бик күпләр, шулай ук "Fashion" модельлек агентлыгы егет-кызлары чыгыш ясады. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев