11 март 2018 яңалыклары
-
Татарстанда балыкчылар чак кына батып үлмәгән
Алексеевский районында өч балыкчы "вездеход"та Көрнәле инеше ерганагына төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Балыкчылар үзләре ясаган транспорт чарасына утырып барганнар. "Вездеход" Көрнәле инеше ерганагына төшеп киткән. Коткаручылар өч ир-атка ерганактан чыгарга ярдәм иткән. Балыкчыларны 3нче зона...
-
Мәскәү янында сукбай этләр егетне талап үтергән, яшь кызны тешләгән
Бүген Мәскәү янында сукбай этләр егетне талап үтергән, яшь кызны тешләгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Фаҗига Курсаково бистәсендә булган. Бистәдә этләр өзгәләп бетергән егет мәетен тапканнар. Җирле хастаханәгә шундый ук җәрәхәтләр белән 24 яшьлек кызны китергән булганнар. Ул авыр хәлдә. Тикшерүчеләр яшьләргә сукбай этләр көтүе ташланган, дип фаразлый. Татар-информ...
-
“100 мең түләмәсәң, аягың белән хушлаш!”
Мәскәүдәге Анатолий исемле бер онколог сөяк саркомасы белән авыручы пациенткасыннан дәвалау уңышлы булсын өчен түләүле клиникага күчүне таләп иткән. Табиб анда да "очраклы рәвештә генә" эшләп йөргән икән. Ак халат иясе яман авырудан интегүче хатынга 100 мең түләмәгән очракта аягын кисү белән дә янаган. Әлбәттә, бичара хатын риза булган. Ләкин...
-
Водительне кыйнаган
Стәрлетамакта полиция хезмәткәрләре автобус водителен кыйнаучыны кулга алган. 24 яшьлек егет Уфадан Стәрлетамакка дусты янына килә, әмма ишекне ачучы булмый. Егет якындагы кафеда спиртлы эчемлек кулланганнан соң, автобуска утыра һәм водитель белән сүзгә килә. Арытаба мөнәсәтәләрне ачыклау өчен автобустан төшәләр һәм урамда егет водительгә суга. Җинаятьче Федоровка районында кулга алынган....
-
СИНЕ ӨЙДӘ КӨТӘЛӘР (Хикәя. автор: Халисә Ширмән)
...Җепшек кар бөртекләре машина тәрәзәсенә килеп сылана, эреп, пыяла буйлап агып төшә, бик тиз күз күремен каплыйлар иде. Чистарткычларның җаен көйли алмый Рүзәл. Кызулатып кына куюы була − «дворниклар», пыяланы кырдырып, сызгырган тавыш чыгара башлыйлар. Рүзәлнең моңа ачуы килә, үрелеп, аларның амплитудасын әкренәйтә. Шуны гына көткән кебек, кар бөртекләре яңадан...
-
“Вконтакте”гына димә...
Благовещен район суды бер ирне милләтара ызгыш тудыруда гаепләп, хөкем чыгарган. 27 яшьлек гаепләнүче ир-егетнең 2014-2016 елларда үзенең "Вконтакте"дагы аккаунтында "дини кешеләрнең хисләрен кимсеткән, рус милләтеннән булмаганнарга карата нәфрәт һәм дошманлык хисе тудырган сурәтләр" урнаштыруы ачыкланган. Суд аны РФ Җинаять-җәза кодексының 282 маддәсенең 1 бүлеге буенча гаепле дип таба һәм...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә тәмле рецепт: Тавык итеннән запеканка
Кирәк булачак: 300 г пешкән тавык ите, 2 аш кашыгы он, 2 йомырка, 0,5 бал кашыгы сода, 150мл сөт, 50г сыр, тәмләткечләр, тоз. Пешерү тәртибе: Йомырка белән сөтне кушып, яхшылап болгатабыз. Тоз, сода, он салып камыр ясыйбыз. Камырга төрле тәмләткечләр дә кушсагыз була. Аеруча да әлеге ризыкка кориандр, зира, корица,...
-
Хатын-кызлар арасында иң популяр вакансияләр исемлеге төзелде
Экспертлар гүзәл затларның кайсы өлкәләрдә эшләргә теләвен ачыклады. (Казан, 8 март, «Татар-информ»). Казанда яшәүче хатын-кызлар арасында бухгалтерия һәм финанслар, мәгариф һәм фән, медицина һәм фармацевтика, административ эшчәнлек, шулай ук йорт персоналы белән эшләү иң популяр вакансияләр рәтенә керә. «Avito Работа» экспертлары 8 Март алдыннан әнә шуны ачыклаган. Резюмеда хатын-кызлар күрсәткән...
-
Алимент түләүдә бурычы булган гражданнарны хәбәрсез югалган дип танырга рөхсәт иттеләр
Мондый карарны приставлар материаллары нигезендә суд кабул итә ала. Россия Президенты Владимир Путин алимент түләүдә бурычы булган гражданнарны хәбәрсез югалган дип танырга рөхсәт итә торган законны имзалады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Мондый карарны судлар суд приставлары материаллары нигезендә кабул итә ала. Гражданнар процессуаль кодексы һәм башкарма производство турындагы...
-
Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канунны имзалады
Быел 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сум булачак. Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы канунны имзалады. Бу хакта "Известия" яза. Документ 2018 елның 1 маеннан күз көченә керә. "2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләргә",...
-
Язгы чорда салкын тиюдән ничек сакланырга – белгечләр киңәше
Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте язгы чорда үсеш ала торган кискен респиратор вируслы инфекциядән кисәтә. Бу чорда бигрәк тә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр тиз чирләп китәргә мөмкин. Белгечләр, саф һавада күбрәк булырга, кулларны ешрак юарга, бүлмәләрне җилләтеп торырга, борынны тозлы су белән чайкатырга киңәш итә....
-
Хәерле ял иртәсе белән!
Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын! Көннәрегез файдалы үтсен. Күңел кояшыгыз да яз кояшы кебек балкып торсын! фото:https://vk.com/feed?z=photo420130077_456241215%2Fwall360176992_8254