Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

“Вконтакте”гына димә...

Благовещен район суды бер ирне милләтара ызгыш тудыруда гаепләп, хөкем чыгарган. 27 яшьлек гаепләнүче ир-егетнең 2014-2016 елларда үзенең "Вконтакте"дагы аккаунтында "дини кешеләрнең хисләрен кимсеткән, рус милләтеннән булмаганнарга карата нәфрәт һәм дошманлык хисе тудырган сурәтләр" урнаштыруы ачыкланган. Суд аны РФ Җинаять-җәза кодексының 282 маддәсенең 1 бүлеге буенча гаепле дип таба һәм...

Благовещен район суды бер ирне милләтара ызгыш тудыруда гаепләп, хөкем чыгарган.
27 яшьлек гаепләнүче ир-егетнең 2014-2016 елларда үзенең "Вконтакте"дагы аккаунтында "дини кешеләрнең хисләрен кимсеткән, рус милләтеннән булмаганнарга карата нәфрәт һәм дошманлык хисе тудырган сурәтләр" урнаштыруы ачыкланган. Суд аны РФ Җинаять-җәза кодексының 282 маддәсенең 1 бүлеге буенча гаепле дип таба һәм ике ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.
Әйе, күпләр социаль челтәрләрне җитди кабул итми. Теләсә кайда төрле эчтәлектәге комментарийлар, сурәтләр урнаштыралар, ул-бу була калса, җуйдырырмын дип уйлыйлар. Әмма скриншотлар дигән нәрсәне дә онытмаска кирәк. Байтак очракларда алар закон бозу дәлиле булып тора.
http://omet-rb.ru/149-ya-alyklar-tasmasy/3709-vkontakte-gyna-dim

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев