11 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида туучылар күбрәкме, әллә үлүчеләрме
Шәһәр һәм районыбызда апрель аенда 76 бала дөньяга килгән, 92 кеше үлгән. 38 пар кавышкан, 31 пар аерылышырга гариза язган. Балаларга Ярослава, Айзилә, Ринальд, Вилдан дигән сирәк исемнәр бирелгән.
-
Лениногорск укучысы Президент белән очрашты
2 нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Алинә Афанасьева «Родные лица Победы» республика конкурсы җиңүчесе булды. Җиңүчеләрне Президент Рөстәм Минеханов очрашуга чакырганнар. Очрашу М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында үткән, анда Президент ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм конкурс җиңүчеләре белән очрашкан. Алинә җитәкчесе Мэри Николаевна Гильмутдинова белән барган.
-
Иртәгә Лениногорскида боз яварга мөмкин
Татарстанда һава торышы кискен бозыла, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 12 май көннең икенче яртысында һәм кич, 13 май төнендә Татарстан территориясендә актив фронталь бүлекләр узачак. Урыны белән яшен, боз яву һәм көчле яңгырлар көтелә. Җил көчәйгәндә секудына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә...
-
Иң яхшысы безнең кетчуп
Татарстанда "Нәфис" компаниеләр группасы җитештергән Mr.Ricco кетчубы Россиядә иң яхшысы дип табылган. "Беренче канал"да барган "Контрольная закупка" тапшыруында катнашкан әлеге кетчуп алты җитештерү компаниесе арасында җиңеп чыккан. Халык, экспертлар аны сәламәтлек өчен куркынычсыз, натураль продукт булуы өчен сайлаганнар. http://shahrikazan.com/
-
Пенсионерларны торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдән азат итәргә мөмкиннәр
Депутат Александр Шерин Россия Дәүләт Думасына шундый закон проектын керткән. Ул пенсионерларны торак-коммуналь хезмәтләрдән азат итәргә, ә чыгымнарны федераль бюджеттан түләргә тәкъдим итә. http://intertat.ru/
-
Лениногорскилылар "Күршеләр көненә" әзерләнә
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова кабинетында "Күршеләр көне" II Бөтенроссия акциясенә багышланган киңәшмә узды. ТОСС хезмәткәрләре катнашында узган утырышта "Күршеләр көнен" билгеләп үтү планы кабул ителде. Әлеге планда халык арасында аңлату эшләре алып бару, балалар өчен рәсем бәйгеләре үткәрү, күңел ачу программалары, ишек алларында өмәләр уздыру, агач утырту кебек чаралар...
-
Мәет калдыклары табылган
10 май көнне бер урманчы җир өстеннән калкып торган кеше сөягенә тап була. Бу урынны кыргый хайваннар да актарган. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре әлеге урында җиде кеше аягы, ике сөяк, шулай ук череп беткән эчке органнар табалар. Җитмәсә аякларны хирурглар кисеп алганлыгы беленеп тора. Алар "Б класслы эпидемиологик куркыныч калдыклар" дип...
-
Чулман елгасында 4 кеше югалган
Чистай районында Кубас авылы янында Чулман елгасында дүрт кеше югалган. 9ыннан 10 майга каршы төндә аларның көймәләре әйләнеп капланган. Югалучыларның берсе - балигъ булмаган кыз бала. Бер кеше исән калган. Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, ул, өч ир-ат һәм аның сеңлесе 9 май көнне караңгы төшкәч, Чулман елгасында көймәдә йөрергә чыккан....
-
Синоптиклар һава торышы бозылу турында кисәтә
Иртәгә урыны белән яшен, боз яву һәм көчле яңгыр көтелә Татарстанда һава торышы кискен бозыла, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 12 май көннең икенче яртысында һәм кич, 13 май төнендә Татарстан территориясендә актив фронталь бүлекләр узган вакытта урыны белән яшен, боз яву һәм көчле яңгырлар...
-
Хатын су бочкасына төшеп үлгән
Чаллыда ир-ат 59 яшьлек хатынының гәүдәсен су бочкасыннан таба. Хатын бакчада 3 майдан бирле яшәгән була. 8 май көнне ул ире белән телефоннан сөйләшә, бар да әйбәт, ди. Ире эштән кайткач, хатыны өйдә булмый.Соңрак аны бакчадагы су бочкасына башы белән баткан килеш таба . Фаҗига урынында полиция , прокуратура хезмәткәрләре...
-
Гөбәдия пешерәбез
Камыр ясау: Майлылыгы 15 процентлы 1 литр каймак, 6 йомырка, 1 аш кашыгы тоз, 3 уч шикәр комы (120 г тирәсе), 80 г чүпрә (коры чүпрә ярамый, камырны начар кабарта икән), 200 г акмай, 50-60 г үсемлек мае. 1 литр сыеклыкка 2 кг исәбеннән он алына. Онны салганчы, сыеклыкны чак...
-
Лениногорск хуҗалыклары кырларында трактор тавышы тынмый (ФОТОЛАР)
Лениногорск районы хуҗалыклары чәчү буенча экваторны узды, 11 май көне мәгълүматына караганда,барлык мәйданның 68 проценты чәчелгән. Узган атнада кыр эшләре белән танышып кайттык. Безне авыл хуҗалыгы идарәсе машинасы Зәй-Каратай авылы кырыендагы басуларга алып килде. Биредә эш оешкан төстә бара, һәр җирдә эш кайный. Бу бүлекчәдәге 17 берәмлек техниканың һәркайсына эш...
-
Татарстанның иң өлкән кешесе кайда яши
Ул Әлмәттә яши. Бүген Татарстанда 100 яшеннән узган 187 кеше бар. Хатын-кызлардан иң өлкән әби Әлмәттә яши. Аңа быел 110 яшь тулачак. Ә иң өлкән бабай Яшел Үзән районында гомер кичерә. Аңа быел 107 яшь тула. http://saby-rt.ru/
-
Кишер катламасы рецепты
Кытайда яшәүче татарларның ризыгын - «чәй камырын» пешереп карарга тәкъдим итәбез. Кирәк: Камырга (4 өлеш өчен): * 2 кечкенә кәсә он; * су; * тоз; Тоз салып, суга гына уртача йомшаклыктагы камыр басабыз. Эчлек өчен: * 3-4 кишер; * шикәр комы (кем ничек ярата, шикәр комын шуның кадәр сала); *...
-
Россия синхронисткасы Лондондагы Европа чемпионатында ирекле программада беренче булды
Россия спортчысы Наталья Ищенко ирекле программа финалында 96,4000 балл туплап, синхрон йөзүчеләр арасында солода беренче булды, дип хәбәр итә "Весь спорт". Украиналы Анна Волошина - икенче (93,4000), италияле Линда Черутти өченче урында (90,4333). Спортның су төрләре буенча Европа чемпионаты. Синхрон йөзү. Соло. Ирекле программа. 1. Наталья Ищенко (Россия) - 96,4000....