Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чулман елгасында 4 кеше югалган

Чистай районында Кубас авылы янында Чулман елгасында дүрт кеше югалган. 9ыннан 10 майга каршы төндә аларның көймәләре әйләнеп капланган. Югалучыларның берсе - балигъ булмаган кыз бала. Бер кеше исән калган. Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, ул, өч ир-ат һәм аның сеңлесе 9 май көнне караңгы төшкәч, Чулман елгасында көймәдә йөрергә чыккан....

Чистай районында Кубас авылы янында Чулман елгасында дүрт кеше югалган.


9ыннан 10 майга каршы төндә аларның көймәләре әйләнеп капланган. Югалучыларның берсе - балигъ булмаган кыз бала. Бер кеше исән калган.

Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, ул, өч ир-ат һәм аның сеңлесе 9 май көнне караңгы төшкәч, Чулман елгасында көймәдә йөрергә чыккан. Төнге 11ләр тирәсендә көймә баткан. Хатын-кыз янәшәдә аккан бүрәнәгә ябышып кала алган. Көймәдә Чистай районында яшәүче биш кеше булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, ул кичне көймәнең моторы эшендә проблемалар туган. Моторны җайлау өчен ир-атлар балыкчылар станында тукталган. Стан каравылчысы сүзләренчә, 2 ир исерек булган. Бүгенгә акваториянең 120 квадрат метры һәм яр линиясенең 60 чакрымы тикшерелгән. Кешеләрне эзләү дәвам итә.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев