11 август 2015 яңалыклары
-
Бер ир машинасы белән суга баткан
Бернинди хәбәр хәтере булмаган ир-атны бер атна эзлиләр. Бу хәл Лаеш районы Левашово бистәсендә була. Ир 4 августта ук югалган була. Туганнары, волонтерлар һәм полиция аны озак эзли. Машина эзләре аның су астына киткәнен күрсәтә. Соңыннан 6 метр тирәнлектәге су астыннан аны табып алалар. Салон эчендә ир дә була. Тикшерү...
-
Татарстан балалары утырган микроавтобус һәлакәткә юлыккан (+ФОТО)
Яшь спортчыларның Казахстанга барышы булган. Юл-транспорт һәлакәте Чиләбе өлкәсендә булган. Татарстаннан юл алган Iveco микроавтобусы һәлакәткә очрый. Гадәттән тыш хәл Чиләбе - Троицк автомобиль юлында, тимер юл кичүе янында килеп чыккан. Бүрәнәләр төягән "КамАЗ" маневр ясаган вакытта, аның тагылма арбасы ава, бүрәнәләре коела һәм микроавтобуска эләгә. Ул вакытта автобуста 10-15...
-
Татарстанда бәрәңгенең вируска каршы торырлык сорты эшләнде
Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бәрәңгенең вируска чыдам яңа сортларын эшләгән. Әлеге яңалыкны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Соңгы елларда һава температурасының югары булуы, берничә ел рәттән кабатланган корылык вируслы инфекция фоны тудыра һәм бәрәңгенең үсүен тоткарлый торган стресс факторлар китереп чыгара, ди белгечләр. "Кортни" дигән...
-
Казан 2019 елда WorldSkills Competition уздыру хокукын отты
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды. Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов...
-
Еракларда ятып калган газиз әти
Мөхлисә апа Шәйдуллова-сугыш ятимнәренең берсе. Ватаныбызны сакларга алар гаиләсеннән әтисе Шакир һәм 17 яшьлек абыйсы Исмәгыйль Габдрахманов китә. 1941 елның көз айларында фронтка киткән ир-егетләрнең декабрьдә инде хәбәрсез югалуы турында "кара хат" та килә. Шәһәребезнең Куйбышев урамында яшәүче Мөхлисә апа әтисен бөтенләй диярлек хәтерләми: - Әниемнең мич янында басып, әтиемнең...
-
"Сатурн-Урал"да эшләгәнне күрә беләләр
"Сатурн-Урал" хуҗалыгы (Сарабиккол) кырларында иске, күптәнге комбайннарны күрмәссең дә. Чөнки алты "кыр корабы"ның барысы да соңгы елларда гына алынган. Аларда тырыш игенче-механизаторлар көч куя. Хуҗалык алдында быелгы уракта 3 мең 900 гектардан артык мәйданнан бөртеклеләрне суктырып алу бурычы тора. Биредә уракта катнашучыларга кадер-хөрмәт тә күрсәтелә. Мәсәлән, үткән атнада, район башлыгы...
-
Лениногорскилы Шуковлар гаиләсе өчен тавыш бирик
Просим вас проголосовать за участницу из нашего города Шукову Екатерину и её семью, принимающих участие в республиканском конкурсе женской красоты, материнства и семьи «Нечкэбил». Для учета голоса нужно вступить в группу «Нечкэбил» - https://vk.com/nechkebil. Голосовать за ребят тут https://vk.com/photo-38301179_376137545 Голосование за участницу тут - http://www.nechkebil.ru/voting?layout=category - для того, чтобы проголосовать...