Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бәрәңгенең вируска каршы торырлык сорты эшләнде

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бәрәңгенең вируска чыдам яңа сортларын эшләгән. Әлеге яңалыкны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Соңгы елларда һава температурасының югары булуы, берничә ел рәттән кабатланган корылык вируслы инфекция фоны тудыра һәм бәрәңгенең үсүен тоткарлый торган стресс факторлар китереп чыгара, ди белгечләр. "Кортни" дигән...

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бәрәңгенең вируска чыдам яңа сортларын эшләгән. Әлеге яңалыкны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Соңгы елларда һава температурасының югары булуы, берничә ел рәттән кабатланган корылык вируслы инфекция фоны тудыра һәм бәрәңгенең үсүен тоткарлый торган стресс факторлар китереп чыгара, ди белгечләр.
"Кортни" дигән урта өлгерешле яңа сорт - югары уңыш бирә, эссегә, корыга чыдам, вируслрга каршы тора, туфрактагы дымны яхшы үзләштерә, бәрәңгедәге яман авыруга һәм алтынсыман нематодага каршы тора ала.
Икенче сорт - "Регги". Ул иртә өлгерүчәнлеге белән аерылып тора. Шулай ук югары уңыш бирә, төбендә бәрәңгеләре эре һәм күп, бертигез зурлыкта, бәрәңгедәге яман авыруга һәм вируслы авыруларга каршы тора ала.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: регги кортни новый сорт картошки сорт картошки бэрэнге