11 октябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида сугыш чукмарлары үз җәзасын алачак
Әтисенә кул күтәргән Иске Куак авылында яшәүче 1963 елгы бер ир, эчеп алгач, бергә яшәүче хатынын кыйнаган. Табурет белән эченә, кулларына суккан. Ә Зәй-Каратайда 1992 елгы ир әтисен кыйнаган. Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
-
Лениногорскилыларга миләүшә гөле үстерү буенча киңәшләр
Миләүшә гөле һәрдаим чәчәк атып сезне сөендереп торсын дисәгез, аны яктылык җитәрлек дәрәҗәдә төшкән тәрәзә төбенә утыртыгыз. Шул ук вакытта кояш нурлары турыдан-туры төшәрлек тә булмасын. Чүлмәге артык зур булмасын, биеклеге якынча 10 см лысын сайлагыз, диаметры 13 см дан артмасын. Чүлмәк төбенә керамзит һәм агач күмере салып калдырыгыз. Гөлгә...
-
Лениногорскида исереп рульгә утыручы тотылган
1982 елгы берәүне ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Тикшерү вакытында әлеге ирнең машина йөртү таныклыгы алынган булып чыга, шуның белән бергә исерткеч эчемлек кулланган булуы да ачыклана. Аңа карата җинаять эше кузгатылды. Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
-
Яшь ярымлык бала өстенә кайнар аш коеп үлгән
Баланы хастаханәгә китергәннәр, әмма табиблар коткара алмаган. Башкортстанда яшь ярымлык бала өстенә кастрюль белән кайнар аш койган, ул үлгән. Җитди пешкән баланы хастаханәгә китергәннәр, әмма табиблар коткара алмаган. Кыйгы районында яшәүче 36 яшьлек анага карата җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итә «Стерлеград» агентлыгы Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү...
-
Лениногорск мәктәпләрендә юл куркынычсызлыгы дәресләре узды
Шәһәр һәм районда октябрьнең бер атнасы Бөтенроссия күләмендә узучы "Синең куркынычсызлык бишлесе" дигән акциягә багышланды. Шул уңайдан Зеленая Роща, Шөгер, Иске Иштирәк, Подлесный һәм шәһәрдәге тагын ике мәктәптә полиция хезмәткәрләре тарафыннан чаралар үткәрелде. Очрашулар вакытында балигъ булмаганнар эше буенча хезмәткәрләр укучыларга өй-мәктәп-өй маршрутында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Аңлаешлы телдә һәм...
-
Илфак Шиһаповка күрәзәче әби: «Бер кара катын җаратмый сине» дигән
Татарстан белән Мари Республикасы чигеннән озак кына азапланып баргач (ул юлларның җимереклеген үзе үткән кеше генә аңлый), урманга ук сыенып утырган кечкенә генә бер авыл йортына туктадык. Каршыга берничә эт өреп чыкты. Хуҗа хатын этләргә берничә сүз дәшкән иде, әле генә куркыныч булып тоелган этләр уенчак көчекләргә әйләнде дә куйды....
-
Лениногорскиның яшь авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре конкурста катнаша ала
«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы яшь авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында үткәрелә. Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, һөнәре буенча стажы бер елдан ким булмаган яшь хезмәткәрләре катнаша ала. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча ике этапта уздырыла (теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш): - «Иң яхшы инженер-механик»; -...
-
Лениногорскида өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Октябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр һәм районда төрле чаралар уздырыла. Шәһәребездәге җәмәгать үзидарәләре дә бу якты бәйрәмнән читтә калмый, һәр ел саен актив эш алып бара. Кагыйдә буларак, ТОСлар үзләренең микрорайонарында яшәүче, бүгенге көндә оешма-предприятиелары таркалган пенсионерларны үз канаты астына ала, күбрәк алар белән эшли. Мәсәлән, 13 нче ТОС рәисе...
-
Федотовкада яшәүче Ильиннар "Алтын туйларын" билгеләп үтте (фотолар)
Өлкәннәр һәм укытучылар көненә багышлап, Лениногорск ЗАГС бүлеге ветераннар Советы белән бергә бәйрәм кичәсе үткәрде. ЗАГС бүлеге бинасының матур залында активист ветераннарга шәһәр ветераннар Советы рәисе Марс Исхаков белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк грамоталар тапшырды. Чакырылган кунаклар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчеләре һәм хезмәт ветераннары...
-
Көймәсен теплоход әйләндергән балыкчыны бүген водолазлар эзли башлады
Балыкчыны трал куллану ысулы белән таба алмаганнар. Чулманда икенче тәүлек 59 яшьлек балыкчыны эзлиләр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Искәртеп үтик: диспетчерлык хезмәтнең 112 бердәм номерына Чистай районында Чулманда теплоходның балыкчы утырган көймә өстеннән чыгуы турында хәбәр алынган. Ачыкланганча, 59...
-
Лениногорскилылар, бәйгедә тавыш бирәбез!
Лениногорскилылар, "Көзге муллык" бәйсендә тавыш бирү 21 октябрьгә кадәр дәвам итә. Актив катнашуыгызны көтеп калабыз! http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/9200-leninogorskilyilar-igtibar-k%D3%A9zge-mullyik-b%D3%99ygesend%D3%99-tavyish-bir%D2%AF-bashlandyi.html - шушы сылтама белән конкурсантлар белән таныша аласыз. Тавыш бирү баш биттә сул як баганада эленгән!
-
Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә яңа җитәкче тәкъдим ителде
Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов үзенең пенсиягә китүен хәбәр иткән иде. Бүген ЮХИДИ идарәсенең шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфасын полиция подполковнигы Габдрахманов Ленар Ринат улы башкарачак. http://shahrichalli.ru/
-
Лениногорскида пенсионерлар укырга керде
Олы яшьтәге абый-апаларны компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр. Беренче дәресләр бишенче октябрьдә шәһәрнең 5нче мәктәбендә узды. Биредә өлкән "студентлар" интернет челтәре аша коммуналь түләүләр түләргә, табибка язылырга, туганнары белән аралашырга өйрәнәчәкләр. Курслар тәмамлангач, шәкертләр имтихан тотачак. Укыту бушлай алып барыла, дип хәбәр итә Лениногорск районындагы Россия Пенсия Фонды идарәсе.
-
Лениногорскида бүген нинди һава торышы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда 11 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшү ихтималы да бар. Төньяк тарафтан талгын җил исә. Татарстанда һава температурасы төнлә - 1 градус җылыдан -4 градуска...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!